Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 714 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши

Эшләргә теләгән кеше районда нинди эшкә урнаша ала? “Вакансияләр ярминкәсе” һәм башкалар турында Чүпрәле районы мәшгульлек җитәкчесе Роберт Низамов сөйләде һәм газета журналисты Римма Мәүлетова биргән сорауларга җавап бирде.

Роберт Альбертович, район оешмаларында соңгы елларда күпләп кыскартулар күзәтелмәсә дә, эш эзләүчеләр, барыбер дә, бар. Гомумән, районда эшсезләр саны күпме?

–2018 ел барышында район мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 325 кеше мөрәҗәгать итте. Безнең оешмага эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең 29ы үз теләкләре белән эштән киткән, 5 кеше штат кыскартуларга эләккән. Шул исәптән, 15 кеше — 16 яшьтән алып 29 яшькә кадәр, пенсия алды яшендәге 22 кеше. Эш эзләп безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 19ы югары һөнәри, 96сы урта һәм башлангыч һөнәри, 61е  гомуми урта белемлеләр. Эш эзләп безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында хатын-кызлар саны 97не, инвалидлык буенча теге яки бу группасы булганнар 5 кешене тәшкил итә.

2018 елда район мәшгульлек үзәге аша 194 кеше эшкә урнаштырылды.  Бездә исәптә торучы эшсез гражданнарга социаль түләүләргә 2,1 миллион сум акча тотылды.

–Эшкә урнаштырдык, дисез. Районда эш урыннары бар, димәк? Күп вакыт “районда эш юк” дигәнне дә ишетергә туры килә, югыйсә.

–Бар эш урыннары. 2018 елда эш бирүчеләр тарафыннан 308 вакансия тәкъдим ителде. Күпчелек вакансияләр “Цильна”, җәмгыятендә, “В.П.Дементьев исемендәге агрофирма”да, “Татавтодор”, “Дрожжаноеагрохимсервис”, “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Государев Амбар”, “Ак Барс-Чүпрәле”, “Эталон-агро”, “Җылы йорт” оешмасында, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда, “Поселокара мәдәният йорты”нда иде.  Үткән елда районда инженер, агроном, ветеринар, тракторчы, механик һөнәре буенча белгечләр таләп ителде.

Эш табуда кыенлыклар белән очрашкан 7 кеше вакытлыча эш урыннары белән тәэмин ителде, шуларның 6сын инвалидлар тәшкил итте, бер кеше ялгызы гына күп бала тәрбияләүче кеше иде.

Шулай ук, 2018 елда 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 120 балигъ булмаган бала (райондагы һәм авыллардагы мәктәпләр, техникум укучылары, “Җылы йорт” приютында тәрбияләнүче) безнең мәшгульлек үзәге аша җәйге каникул чорында эшкә урнаштырылды. Әлеге категория гражданнарны эш белән тәэмин иткәндә, беренче чиратта, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль-куркыныч хәлдә калучы балаларга өстенлек бирелде. 2019 елда да бу эш дәвам иттереләчәк, шундый ук категориядәге 120 балага эш урыннары булачак.

–Мәшгульлек үзәге аша төрле һөнәрләр үзләштереп булуы турында ни әйтер идегез?

–Әйе, һөнәри уку курслары аша 38 кеше пешекче, чәчтараш (парикмахер), электромонтер, ЭВМ операторы белгечлеген үзләштерде үткән ел. Контракт суммасы 444 мең сумны тәшкил итте.

955 кешегә һөнәри ориентация буенча хезмәтләр күрсәтелде, шуларның 555ен гомуми белем бирү учреждениесендә белем алучылар тәшкил итә. 26 эшсез кешегә хезмәт базарында социаль адаптация хезмәте, эшкә урнашу буенча кыенлыклар кичергән 26 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде. Өч ярминкәләр вакансиясе һәм хезмәт урыннары буенча укытулар оештырылды.

–Белүемчә, Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны эш белән тәэмин итүдә аларга ярдәм итү турында канун проекты әзерләде. Бу өлкәдә безнең районда нинди эшләр башкарылды һәм башкарыла?

–Соңгы елларда эшкә сәләтле инвалидларны хезмәт урыннары белән тәэмин итү игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып тора. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча программа да эшли.

2018 елда район мәшгульлек бүлегенә хезмәткә сәләтле 38 инвалид эш эзләп мөрәҗәгать иткән иде. Шуларның  27сенә эш табып бирә алдык. Үткән елда, шулай ук, 4 инвалид  квоталы эш урыннарына урнаштырылды. Аларның берсе – район үзәк хастаханәсенә һәм Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Чүпрәле урта мәктәбе берәр инвалидны эшкә алдылар.

Районда хезмәт итә алачак яшьтәге 714 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуларның 324е – өченче төркем, 319 кеше – 2 төркем һәм 71 кеше 1 төркем инвалиды. 2019 елның 1 январена булган мәгълүматлар 190 физик мөмкинлеге чикләнгән гражданның эш белән тәэмин ителгән булуы турында сөйли. 

2018 ел дәвамында җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән 50 гражданның да 15е “язмыш тарафыннан кыерсытылган” граждан иде.  Агымдагы елда исә, 25 февральдән башлап, 49 инвалидны вакытлыча эшкә урнаштыру һәм җәмәгать эшләренә тарту буенча документлар әзерләнде. Яңа Ишле авыл җирлегендә – 3, Яңа Борындык, Зур Аксу, Зур Чынлы авыл җирлекләрендә шундый берәр кеше – җәмәгать эшләренә, Городищеда – 2, Иске Чокалыда – 2, Кече Чынлы  авыл җирлегендә – 2, Иске Чүпрәледә – 7, Звездада – 2, Түбән Чәкедә – 2, Яңа Элмәледә – 3, Алешкин-Саплыкта – 4, Марс авыл җирлегендә – 2, Село Убида – 7, Иске Шәйморзада – 1, Чуваш Чүпрәлесендә – 5, Шланга авыл җирлегендә  2  инвалид эш белән тәэмин ителәчәк.

–Мәшгульлек үзәге аша нинди программаларда катнашып була?

–Үз эшен башларга теләүче эшсез гражданнар өчен программа эшли. Әлеге программа буенча киткән чыгымнар өчен 117 мең сум күләмендә авыл җирендә популяр булган эшкәртү өлкәсендә, мәсәлән, тегермән, мини-пекарня, авыл хуҗалыгы продукциясен фасовкалау өчен җиһаз, төрле агач һәм металл эшкәртүче станоклар, сәүдә өчен җиһазлар, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станцияләре төзү өчен, шиномонтаж станоклары, шулай ук, умарта кортлары асрау белән шөгыльләнергә теләүчеләргә умарта кортлары гаиләләрен, бал аерту җиһазларын сатып алуга акча бирелә. Әлеге субсидияне алу өчен төп шарт булып гражданның эшсез булуы, элек елларда бу программада катнашмавы тора. Һәм субсидия алганнан соң кеше бу юнәлештә ике ел дәвамында эшләргә тиеш.

Районда хезмәт итә алачак яшьтәге 714 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуларның 324е – өченче төркем, 319 кеше – 2 төркем һәм 71 кеше 1 төркем инвалиды. 2019 елның 1 январена булган мәгълүматлар 190 физик мөмкинлеге чикләнгән гражданның эш белән тәэмин ителгән булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев