Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 17 марттан 30 мартка кадәр “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы үтте

Балаларга юлларда, җәяүлеләр өчен ясалган юл аша чыгу урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр

Шушы вакыт аралыгында Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең  Буа бүлекчәсе һәм Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының  ЮХИДИ бүлекчәсе вәкилләре, райондагы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар уздырдылар. Балаларга юлларда, җәяүлеләр өчен ясалган юл аша чыгу урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтара торган элементлардан файдалану кирәклеге турында искәрттеләр. Шулай ук, машина юлы аша чыкканда наушниклар киеп музыка тыңларга, телефоннан сөйләшергә ярамаганлыгы да аңлатылды.

Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев