Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре яңа проектлар яклый

Авыл яшьләре

«Созидание» яшүсмерләр клубында районның актив яшьләре очрашуы узды. Чараның максаты–төрле форум һәм грант компанияләрендә катнашу өчен әзер проектларны тәкъдим итү булды.

Проектлар төрле тематиканы колачлаган иде. Әйтик,  күп тармаклы технологияләр техникумы студенты Марсель Камалов “Без авыл өчен!”,  район мәдәният йорты методисты Виктория Волкова “Биредә Вася булган”, балалар иҗат йорты директоры Дмитрий Аттин “Улей” медиаүзәге, “Форпост” директоры Илдус Вәлиуллин “Чүпрәле районы каһарманнары”,  “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Санатуллова “Мультәкият”, “Җылы йорт” приютыннан Елена Мадурова һәм Илһам Баһаветдинов  “Яшь ватанпәрвәрләр” дип исемләнгән проектлары турында сөйләделәр.

Проектларны әзерлә-гәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк-леген  “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” оешмасы җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов һәм “Татарстан Республикасы яшьләр үзәге” учреждениесе хезмәткәре Гөлфия Мотыйгуллина өйрәтте,   киңәшләр бирде.

Чарада  район башкарма комитеты җи-тәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев