Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле Ветераннар советында активистларны бүләкләделәр

Ветераннарның район советында “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохрониклары” Бөтенроссия бәйгесе өчен материаллар әзерләүдә актив катнашучыларны бүләкләделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган әлеге бәйге 2017 елның 1 апреленнән старт алган иде һәм ул 2020 елның 1 апреленә кадәр барды.

1941-45 еллардагы сугышта катнашкан фронтовикларның фотосурәтләрен җыю эшен Роберт Закиров (мәрхүм) башлап җибәргән иде. Зоя Кузнецова һәм ветераннарның район советының яңа рәисе Роза Насыйбуллина бу эшне дәвам иттерделәр. Район ветераннарының, активистларның фронтовиклар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен җыюга актив кушылулары турында әйтә Роза Нәсыйбуллина. Соңыннан исә җыелган фотолар тиешле дәрәҗәдә эшкәртелеп, бәйгенең оештыру комитетына җибәрелгән.

Проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышы чорындагы фотоматериалларның электрон архивын булдыру, аларны балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә куллану. Электрон архивта фотолардагы кешеләр һәм вакыйгалар турында кыскача язмалар, мәгълүматлар да булачак. Материаллар “ТР Милли музее”нда сакланачак.

Билгеле, тырышып башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак – үткән ел ветераннарның район советы Ветераннарның (пенсионерларның) региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән, ә быел “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары” Бөтенроссия ирекле акциясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Роза Насыйбуллина да, үз чиратында, конкурс өчен материаллар әзерләүдә актив катнашканнары өчен Илнур Мавзютовка, Иршат Закировка, Фирдәүсә Яфизовага, Зоя Кузнецовага Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев