Чүпрәле тармак технологияләр студенты Марсель Камалов конкурста катнаша
Әлеге конкурс биш этаптан тора.
«2015-2022 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында министрлык, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча яшь ярдәмчеләре вазифасына республика конкурсы үткәрелә.
Анда безнең районнан “Чүпрәле күптармаклы технологияләр технику-мы”ның 3нче курс студенты Марсель Камалов катнаша. Әлеге конкурс биш этаптан тора, Марсель аның өч этабын узган инде. Дүртенче этаптагы биремнәрне үтәү өчен ул студентлар белән квиз-уен үткәрде. Чараны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, техникум җитәкчелеге, студентлар да күзәтте.
–Әлеге конкурста безнең район беренче мәртәбә катнаша. Марсельгә район данын яклап, Казан шәһәрендә дә төрле чаралар үткәрергә туры киләчәк. Аңа уңышлар телибез,- ди Руслан Вильданов.
Уен барышында командалар коррупция темасына карата төрле сорауларга җаваплар бирде, ребуслар, кроссвордлар чиште. Студентларга “Бирмә дә, алма да!” дип исемләнгән белешмәлекләр таратылды. Уен ахырында исә мәртәбәле жюри балларны санап, җиңүче команданы билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев