Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында инвалид балалар белән мастер-класс узды

​​​​​​​1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен ил буйлап, шул исәптән безнең районда да, инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә.

"Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Әкият дулкыннары буйлап" дип исемләнгән мастер-классны өстәмә белем бирү педагогы, "Мин булдыра алам" түгәрәге җитәкчесе Ирина Борисова уздырды.

Әлеге чарада, шулай ук, район башлыгы Марат Гафаров, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, балалар иҗат йорты педагоглары катнашты. Балалар иҗат йортында "Мин булдыра алам" түгәрәге ике елдан бирле эшләп килә. Дәресләр атнага ике тапкыр, пәнҗешәме һәм җомга көннәрендә үткәрелә. Ирина Борисова җитәкләгән әлеге түгәрәктә сәламәтлкекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә. 

Бу көнне дә балалар мастер-класска кемдер әтисе, кайберләре әнисе белән килгән иде. Чара барышында алар уенчык йорт-теремок һәм йөрәк рәвешендәге башка уенчыклар әзерләделәр, исемнәре бер, ике яки өч персонаждан яки саннардан торган әкиятләрне искә төшерделәр, кул һәм бармаклар өчен гимнастика ясадылар, кайчы белән кистеләр дә, төрле төсләргә буядылар, ябыштырдылар. Балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә төрле биремнәрне үтәделәр. Мастер-класс барышында балалар Кыш Бабайга да хат яздылар, анда алар үзләре һәм үзләренең изге теләкләре турында сөйләделәр. Хатларын алар, Кыш Бабайга тапшырыр өчен, Марат Гафаровка бирделәр. Ә ул исә мондый дәрес-бәйрәм азагында балаларга бүләкләр тапшырды һәм барлык ата-аналарга да рәхмәт белдерде, сабырлык, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Иске Чокалы авылыннан Илсаф Мостафин “Талантлар планетасы”на әтисе Ильмас белән килгән. Ильмас Мостафин:

-Илсаф рәсем ясарга ярата, өй шартларында, 8 сыйныфта белем ала. Менә шундый чараларга, хастаханәдә булмаган вакытыбызда, килергә тырышабыз. Бала өчен үзе кебек үк яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге дә бит әле бу. Бер-берсе белән танышалар, сөйләшәләр. Кайткач та энесенә ниләр булганын, нәрсәләр күргәнен, ниләр эшләгәннәрен сөйләп,  үз тәэсирләре белән уртаклаша Илсаф. Район башлыгына, мәгариф бүлегенә, балалар иҗат йорты җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Менә шундый чаралар үткәрелеп торсын, балаларыбыз биредән бик позитив кәеф белән кайта диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев