Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Матак авылы халкы: “Безгә таба су килә”

Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан без Матак авылына юл алдык.

Матак авылыннан чишмәнең ташып, урамнарга таралуы, кайбер йортларга су керү куркынычы барлыкка килү турында хәбәр килеп иреште

Зар эзеннән

Мондый проблема белән шушы тирәдә яшәүче халык берничә ел элек тә очрашкан булган икән инде. Алар чишмәнең тулып ташуын  Матак – Шланга юлын ясаган вакытта иске күпер урынына боҗралар гына салынуы белән дә аңлаталар. Быел исә көннәр бер җылытып, кинәт суыту сәбәпле, су юлы тоташ туңган һәм ул ярларыннан ташып, җәелгән. Елгага якын гына урнашкан йорт-җирләр дә бар. Нәкъ менә алар өчен суның  бакчага, сарайга, идән астына тулу куркынычы барлыкка килгән.

Матаклылар «Юман жырми», ягъни «Имән» елгасы дип атый торган әлеге ерганак чыганагы булып авыл башындагы чишмә тора. Ерганак та авыл уртасыннан агып, берничә урамга кагылып үтә. Первомайская урамындагы 30нчы йортта яшәүче Владимир Фадеев хуҗалыгына әлеге ерганактан ташыган су аеруча зур куркыныч тудырган. Шушы тирәдәге халык авыл җирлегенә дә, төрле инстанцияләргә дә  мөрәҗәгать итә башлаган. Моңа кадәр бернинди чара да күрелмәгән дип әйтеп булмый. Елга аша машиналар һәм җәяүлеләр чыгып йөрү өчен кечкенә генә булса да күпер ясалган. Су нәкъ менә шушы күпер аша чыга алмыйча, тулып, Первомайская урамына таралган да инде.

Виталий Мердеев, авыл җирлеге башлыгы:

– Күпер тирәсендәге бозны ваттыру, арчу өчен “Фламинго” җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Аннан трактор килде, күпер тирәсе боздан чистартылды. Ә күпер астындагы бозларны җимереп, суга юл ачу эшен авыл кешеләре бергә тупланып башкарабыз, -ди.

 Без килгәндә дә авыл кешеләре, Виталий Мердеев җитәкчелегендә, шул эш белән мәшгуль иде. Владимир Фадеев һәм Анатолий Мидюгин  лом белән бозларны чаба. Авыл башлыгы исә бензин белән эшләүче пычкы ярдәмендә аларга ярдәм итә.

Бераздан су да үз юлы белән ага башлады. Халык гозере әлегә хәл ителде. Тик кыш айларында ук су басу куркынычы белән очрашкан халык яз башында ни булыр икән, дип тә борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев