Нәтиҗәләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматлар буенча, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында тулаем савым агымдагы елның 1 августына 14590 тоннаны тәшкил итә. “Цильна” җәмгыяте сөт җитештерүне арттыру буенча районда алдынгы урында бара, биредә үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 180 тоннага артык сөт җитештерелгән, агымдагы елның 1 августына барлыгы 5260 тонна сөт савылган, үсеш 104 процентны тәшкил итә. Фермер хуҗалыкларында да уңай динамика күзәтелә, сөт җитештерү күрсәткече 101 процентка җиткән. “Эталон-Агро” җәмгыятендә исә, киресенчә, җәй айлары булуга карамастан, сөт җитештерү күләме кимегән, җиде айда биредә 492 тонна сөт савылган, бу сан үткән елгы күрсәткечнең 65 процентын гына тәшкил итә. «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»да агымдагы елның 1 августына 6937 тонна сөт савылган. Бу былтыргының 89 проценты гына.
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләр 13830 баш асрала. Бу үткән ел белән чагыштырганда 382 башка ким, 2020 елда район буенча мөгезле эре терлекләр саны 14212 башны тәшкил иткән. “Цильна” җәмгыятендә бүгенге көндә 2934 баш мөгезле эре терлек бар, бу үткән ел белән чагыштырганда 48 башка артык. Фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 151 башка арткан. “Эталон-Агро” җәмгыятендә барысы 415 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, үткән ел 420 баш булган. «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»да мөгезле эре терлекләр саны 572 башка кимегән, бүгенге көнгә биредә 8816 баш мөгезле эре терлек калган.
“Цильна” җәмгыятендә ел башыннан алып 1 августка кадәр булган чорда 1008 баш бозау алынган (2020 елда әлеге күрсәткеч 950не тәшкил иткән). “Эталон-Агро” җәмгыятендә, киресенчә, бозау алу саны үткән ел белән чагыштырганда 11 башка кимегән, быелның 7 айлык күрсәткечләр буенча биредә 107 баш бозау алынган. «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»да да уңай динамика күзәтелә, биредә агымдагы елның 7 аенда 2297 баш бозау алынган (былтыргыдан 78 башка күбрәк).
Бүгенге көндә урып-җыю, көзге чәчү өчен туфрак әзерләү белән бервакытта малларга кышкы чорга азык әзерләү эшләре дә дәвам итә. Район буенча һәр баш терлеккә уртача 15,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Район терлекчеләре алдында торган бурычларның тагын берсе – ул малларны җәйге лагерьлардан кышкы абзарларга күчерү (агымдагы елның 1 сентябренә кадәр). Ә моның өчен ферма биналарын төзекләндерү, дезинфекцияләү һәм башка шундый әзерлек эшләрен вакытында һәм сыйфат белән тәмамлау таләп ителә.
Нет комментариев