Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына озаттылар

Төгәл иртәнге сәгать 5тә призывниклар утырган автобус Казанга юл тотты.

27 май көнне иртән П.В.Дементьев исемендәге паркта хәрби хезмәткә чакырылучыларның икенче төркемен РФ Кораллы Көчләре сафларына озату булды.

Бу көнне районның өч егете: Иске Чүпрәле авылыннан Айнур Мөшәрәпов, Яңа Уби авылыннан Василий Журавлев, Шланга авылыннан Алмаз Маллямовны тантаналы шартларда озаттык. Тиздән армия сафларын тулыландыручы егетләрне озатырга туганнары һәм якын дуслары килгән иде. Әлеге чарада, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чүпрәле, Шланга һәм Уби авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Дамир Низамов яшь солдатларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

- Бүген без улыбыз Айнурны армиягә озатабыз. Айнур Әлмәттә физик культура көллиятен тәмамлады. Диплом алганнан соң районның спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер булып эшләде. Улыма һәм барлык егетләргә яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын телим, - ди Айнурның әнисе Лилия Мөшәрәпова.

Төгәл иртәнге сәгать 5тә призывниклар утырган автобус Казанга юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев