Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чепкас-Илмәт авылыннан Марс Әхмәтов: "Хезмәт итеп яшәү – үзе бәхет ул"

Чепкас-Илмәт авылында яшәп, үз крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган Марс Сәйдәш улы Әхмәтов авылны уңганнар яшәтә, дип саный

Бизнесның кече формасы

Марс мәктәптән соң Ульяновск дәүләт педагогия университетының физкультура факультетын тәмамлый һәм туган авылына укытучы булып кайта.

Ул елларны авылда мәктәп 9 еллык була әле. Әмма беркүпмедән Чепкас-Илмәттә белем бирү башлангычка гына кала. Билгеле, физкультура дәресе сәгатьләре дә азая. Мәктәп укытучыларының да кайсы кая тарала. Кемдер шәһәргә китүне кулай күрсә, Марс туган нигезне, әти-әниләрен ялгыз калдырып китәргә теләми, авылда төпләнеп кала. Гаиләсен туендыра алырлык икенче бер хезмәт юнәлеше кирәклекне дә яхшы аңлый ир-егет. Азык-төлек, көндәлек кирәкле товарлар кибетен дә ачып карыйлар. Әмма моңа күңеле ятмый.

Тамырларда аккан җир кешесе каны, геннардан килгән авылча яшәү үзенекен итә – җир алып, маллар асрап карарга карар кылалар. 2009 елда буш торган җирләрне рәсмиләштереп, булачак гаилә фермасына нигез салалар. 2010 елда әлеге фермага сыерлар алып кайталар. Әтнә районына кадәр барып,  сигез токымлы сыер-буаз таналар сатып алалар.

– Нәселле мал сатып алгач, субсидиясе дә кайтты. Эшне башлап кына килгән вакытта дәүләтнең бу ярдәме дә бик кулай булды,-ди Марс Әхмәтов.

Тора-бара 65 гектар мәйдан-дагы җирне арендага алалар, моңа 20 гектар мәйдандагы пай җирләре дә өстәлә. Шулай әкренләп чәчүлек мәйданнарын арттырып баралар.

Бүгенге көндә Әхмәтовлар хуҗалыгында маллар саны 56 башка җиткән, шуларның 30ы савым сыерлар. Ел саен көтүне яңартып 4-5 тана үстерәләр, аларны каплату өчен үгез дә тоталар.

– Терлекчелекне җиңел тармак димәс идем. Сыер да азыкны тиешле күләмдә һәм рациондагыча биргәндә генә мул сөт бирә. Вакытында каплатырга да кирәк. Бозаулаган чорда исә аерым игътибар сорый, -ди фермер.

Сөтне әлегә кадәр бер литрын 17 сум 50 тиен исәбеннән сатканнар. Ә бозауларны исә симертеп тә, яшь килеш тә озаталар. Сөт продукциясен кибетләргә чыгаралар.

Реклама

– Минем дә ярдәмем тисен дип, сөтне сепарат аша үзем аертам,-дип сүзгә кушыла 40 елдан артык мәктәптә белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөгаллимә – Марсның әнисе Гөлсәфидә ханым.

Фермаларында өч кеше өчен эш урыны булдырганнар Әхмәтовлар. Бер кеше малларга азык тарата, асларын чистарта, ике сыер савучы алганнар. Әлегә кадәр җәйләрен малларны көтүлеккә алып чыгу өчен көтүче дә яллый торган булганнар. Өйләре каршындагы буш җиргә маллар өчен карда да ясап куйганнар. Биредә сыерлар язын, җәен, көзен тора, су эчү өчен утлыклар урнаштырганнар. Малларны кышкы суыкларда исә ферма бинасына кертәләр.

– Авылда көтүлек җире юк – эшебездәге кыенлык менә шул гына. Быел инде яшел азыкны чабып алып кайтарып ашатырбыз, дип уйлыйм. Хуҗалыгыбызга лейкоз авыруы кермәсен дип тә тырышабыз,-ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Үсемлекчелеккә үз карашы Марсның:

– Ул тармакта уңып та, «туңып» та була. Бер елны чөгендер чәчеп бурычка баткан идек, көчкә бурычтан котылдык,-ди. – Үткән ел исә бөртекле культураларның уңышы ярыйсы булды, мәсәлән. Арпаның һәр гектарыннан уртача 28 центнер уңыш чыкты, бодайның һәр гектары 30-32 центнер бөртек бирде.

Белгечлегем буенча агроном түгелмен, бу өлкәдә үз киңәшләре белән ярдәм итүче  Ильмир Мәхмүтовка, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә рәхмәтлемен. Кайсы вакытта мөрәҗәгать итсәм дә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышалар,-ди Марс Әхмәтов.

 Фермер үз техникаларын да булдырган: ике “МТЗ-80”, “Т-150” тракторлары, КУН-төягечләре, “Дон-1500” комбайннары бар. 2019 елда РУС-агролизинг аша “Кировец-К424”  тракторы алганнар. Фермер әйтүенчә, әлеге трактор өчен аена 77 мең сум күләмендә кредит түләп торалар.

Марс, тормыш иптәше Ләйсән белән, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә төп нигездә, әти-әниләре белән бергә яши. Бу яктан да татар халкының матур традицияләрен дәвам иттерәләр дип була Әхмәтовларны. Әнисе, әтисе Сәйдәш Летфулла улы да бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган олы җанлы мөгаллимнәр. Әнә шулай үз авылларын яратып, аңа җан сулышы биреп, бәхетләрен хезмәттә табып гомер итәләр Әхмәтовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев