Бүген төп бурыч — сыйфатлы азыкны вакытында әзерләү
Терлекләрне уңышлы һәм нәтиҗәле кышлату өчен районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә шартлы бер баш терлек өчен 38 центнер азык берәмлеге, ягъни печән — 5665 тонна; сенаж 41256 тонна; силос 43050 тонна әзерләргә кирәк булачак.
Бүгенге көндә район буенча 11 мең тонна сенаж, 1000 тоннадан артык печән әзерләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тальгат Халитов әйтүенчә, кыска вакыт эчендә печәннең беренче катын чаптыруны тәмамларга кирәк. Үсемлекләрне җыюның оптималь срогы инде узып бара һәм азыкның туклыклылыгы кими. «Агро-Вест» җәмгыятендә әлегә сенаж әзерләүгә керешмәгәннәр, бары тик 20 тонна гына печән әзерләнгән. Әлеге хуҗалыкта шартлы бер баш терлеккә 0,7 центнер гына азык берәмлеге туры килә.
Көзге культураларның торышы
Быел язгы вегетация календарь вакытыннан алдарак башланды. Бу үз чиратында икмәкнең иртә өлгерүенә китерә.
Соңгы вакытта чагыштырмача салкын коры һава торышы күзәтелә. Бу гомумән авыл хуҗалыгы культураларының торышына тискәре йогынты ясый. Үсемлекләргә җылылык һәм дым җитми, алар кирәкле уңай температура суммасын җыя алмыйлар. Бу үз чиратында үсемлекләрнең вегетатив чорын кыскарта һәм икмәкнең иртә өлгерүенә китерә. Быел урып-җыю эшләре гадәттәгедән 10-15 көнгә иртәрәк башланачак дип фаразлана. Июнь аенда 18 мм гына яңгыр яуган, соңгы күпьеллык күзәтүләр буенча 63 мм нормада, ә бу өч тапкыр азрак. Үсемлекләргә дым бик аз.
Салкын һава торышы нәтиҗәсендә корткычлар һәм авырулар таралуы әлегә күзәтелми. Ләкин эссе дымлы һава торышы булганда корткычларның таралуы һәм үсеше артачак, диләр белгечләр.
Язгы бөртекле культуралар
Язгы бөртекле культуралар инде башак фазасында, башаклары формалаша. Тискәре һава шартлары нәтиҗәсендә, язгы бөртекле культураларның торышы мактанырлык түгел. Үсемлекләр дымга бик нык кытлык кичерә. Бу этапта тамырдан тыш яфраклы тукландыру яхшы ярдәм булып тора. Тамыр системасы үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә алмаса да, бу иң эффектив ысул. Моның өчен аминокислоталар һәм микроэлементлар булган, гуматлар нигезендәге препаратларны сайларга кирәк. Мондый микро ашламалар үсемлекләр тарафыннан яхшы үзләштерелә.
Механизацияләү
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 68 берәмлек ашлык суктыру комбайннары бар. 2023 елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның урып-җыю мәйданы 39625 гектаны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев