Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бруцеллёз терлекләр һәм кеше өчен куркыныч

Бүгенге көндә республикада бруцеллез буенча вәзгыять киеренке булып кала. Бу турыда безгә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов хәбәр итте.

Җитәкче әйтүенчә, 2023 елда куркыныч авыруның беренче очрагы республиканың Яңа Чишмә районында, 700 баштан артык мөгезле эре терлеге булган «Скоков Н. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында теркәлгән булган.

Икенче очрак үткән елның ноябрь аенда Әтнә районының «Тукай» җәмгыятендә ачыкланган. Биредәге 5500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2500 башы савым сыеры( тәүлегенә 60 тонна сөт савылган) ит комбинатына озатылган.

2024 елның 9 февралендә исә бруцеллёз авыруы республиканың Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылындагы В. Шаһиәхмәтов, Ш. Галиев һәм И. Шәмсетдиновның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында асралучы мөгезле эре терлекләрдә ачыклана.

Шунысын да ассызыклыйсы килә: авыру кеше өчен дә бик куркыныч! Әлеге чир кешеләргә сөт һәм сөт продукциясен кулланганда, авыру сыерны тәрбияләгәндә күчәргә мөмкин.

Район территориясендә авыруны булдырмау максатыннан, ел саен язгы һәм көзге чаралар вакытында район ветеринария лабораториясенең серология бүлегендә 6 айлык хайваннарның канын лейкоз һәм бруцеллезга тикшерәләр. Эпизоотиягә каршы чаралар вакытында ветеринарлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда аңлату әңгәмәләре дә үткәрәләр.

Район территориясенә бруцеллез авыруын кертүне кисәтү өчен ветеринария-санитария нормалары төгәл үтәлергә тиеш. Иң беренче чиратта, чит территорияләрдән кертелгән терлекне һәм терлек азыгын сатып алмаска кирәк. Безнең район территориясендә «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро» кебек эре җәмгыятьләрдә дә мөгезле эре терлекләр асрала. Яшь бозаулар сатып алырга теләгән райондашлар әлеге җәмгыятьләргә мөрәҗәгать итә ала. 

— Мөгезле эре терлек асраучы шәхси хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр авыруны кертмәс өчен саклык чаралары күрергә тиешләр. Иң беренче итеп, маллар асралучы биналарга чит кешеләрне кертмәскә, терлекчеләрне махсус өс, аяк киемнәре белән тәэмин итәргә, яңа сатып алынган малны, төп кетүгә керткәнче, карантинда тотарга, ә иң яхшысы — чит төбәкләрдән китерелгән хайваннарны сатып алмаска киңәш итәр идем,-ди Айрат Иматдинов.

Авыруга шикләнелгән очракта, ашыгыч рәвештә район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-24-77 номеры аша хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев