Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бруцеллез терлекләр һәм кеше өчен куркыныч

Бруцеллез — йогышлы авыру, чир йокканда температура, кан тамырлары, нерв һәм башка системалар һәм еш кына терәк-хәрәкәт аппараты зарарлануы күзәтелә. Әлеге авыру турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов сөйли.

— Бруцеллез инфекциясенең төп чыганагы булып вак, эре мөгезле терлек һәм дуңгызлар тора. Авыру хайваннарда абортлар, яшәүгә сәләтсез үрчемнең тууы, продуктивлыкның кимүе күзәтелә.
Чирле малдан микроблар тышкы мохиткә яралгы төшкәндә яисә бозаулаган вакытта гына түгел, ә ел дәвамында сөт, тизәк белән дә чыгарыла. Авыруның иң авыр клиник барышы вак мөгезле терлекләрдән (кәҗә, сарык) зарарланган кешеләрдә күзәтелә.

Кешегә авыру чирле мал янында йөргәндә, аны ашатканда-эчерткәндә, тәрбияләгәндә йога ала.

Бруцеллезны китереп чыгаручы микроблар түбән температурага чыдам, озак вакыт азык-төлек продуктларында, шул исәптән суыткычларда һәм туңдыргыч камераларда саклана ала. Микроблар туңдырылган инфекцияле ит һәм сөт продуктларында аларның саклану вакыты дәвамында яшәүгә яраклы булып кала. Суыткычта сакланган сөттә бруцеллез китереп чыгаручы микроб үз яшәү сәләтен 10 көнгә кадәр саклый, майда 4 атнадан артык, өй шартларында ясалган сырда 3 атна, брынзада 45 көн; гади ачыткыда, каймакта 8-15 көн, кымызда, туңдырылган дөя сөтендә 3 тәүлеккә кадәр; вак мөгезле терлек итендә 320 көннән артык саклана. Тозлаган продуктларда 130 көнгә кадәр сакланырга мөмкин.

Авыру китереп чыгаручы микроблар чирләп үлгән малларның эчке органнарында, сөякләрендә, мускулларында һәм лимфа төеннәрендә 1 ай һәм аннан да күбрәк; сарык йонында 1,5 айдан 4 айга кадәр саклана ала.

Авыруның инкубация чоры (авыру хайван белән контакттан соң клиник билгеләр барлыкка килгәнче узган вакыт) 12 атна тәшкил итә, ә кайвакыт ике айга кадәр сузылырга мөмкин.

Авыру, кагыйдә буларак, тән температурасы 39-40°С кадәр күтәрелүдән башлана (кичке һәм төнге сәгатьләрдә температура күтәрелү хас), бу 7-10 көн һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында күзәтелергә мөмкин, аерым очракларда тиешле терапия булмаганда температура 2-3 айга кадәр сузылырга мөмкин. Температура салкын тию, тирләүнең артуы һәм интоксикациянең гомуми билгеләре белән бергә бара.

Соңыннан терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм организмның башка системалары зарарлану билгеләре дә барлыкка килә.

Бруцеллез авыруын кисәтү өчен шәхси йортларда терлек асраучыларга түбәндәге киңәшләрне үтәү таләп ителә:
— ветеринария учреждениесендә хайваннарны теркәү, теркәү номерын бирка формасында алу;
— сатып алу, сату, суюга тапшыру, көтүлеккә чыгару һәм башка шундый күченүләрне ветеринария хезмәте килешүе һәм рөхсәте белән генә башкарырга;
— яңа сатып алынган хайваннарны ветеринария тикшерүләре үткәрү өчен 30 көн эчендә карантинлау таләп ителә;
— бруцеллез авыруына (аборт, яшәүгә сәләтсез үрчем тууы) шик туган очракта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;
— терлек асрау буенча ветеринария хезмәте күрсәтмәләрен төгәл үтәргә.
— терлектән алынган продукцияне катгый билгеләнгән урыннардан гына (базарлар, кибетләр, мини-маркетлар һ. б.) сатып алырга;
— шәхси затлардан сатып алынган сөтне кайнатмыйча кулланмаска;
— иттән азык әзерләгәндә кечкенә кисәкләр пешерергә, бер сәгать дәвамында термик эшкәртү үткәрергә.

Бу киңәшләрне үтәү бруцеллез белән зарарлануны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев