Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бруцеллёз: Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

Әтнә районының «Тукай» җәмгыятендә малларда бруцеллез авыруы ачыкланган.

Район Башкарма комитетының утырышлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды, анда район территориясенә бруцеллез авыруын кертмәү мәсьәсе каралды.

Утырыш эшендә районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов, район агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм КФХ җитәкчеләре, район хуҗалыклары ветеринария белгечләре катнашты.

Әтнә районының «Тукай» җәмгыяте сыерларыннан алынган биоматериалның Республика ветеринария лабораториясендә лаборатор тикшерү нәтиҗәләре хайваннарда бруцеллез вирусы барлыгын ачыклаган. Хуҗалыкта 5500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2500 баш сыер булган. Көнлек савым 60 тоннаны тәшкил иткән. Бруцеллез җәмгыятькә 1 миллиард сумнан артык икътисади зыян китергән. 

Айрат Иматдинов үз чыгышында бруцеллез авыруын кисәтү чараларына тукталды. Ул район территориясенә кертелгән һәр терлекнең карантин чаралары узарга тиешлеген ассызыклады. 

Рөстәм Мөхәммәтҗанов киңәшмәгә нәтиҗә ясап безнең район территориясендә бруцеллез авыруын кисәтү буенча бурычлар билгеләде.

Белешмә

Бруцеллез — хайваннарның зооноз, хроник рәвештә уза торган йогышлы авыруы, абортлар, үле яки яшәүгә сәләтсез бозау тудыру белән характерлана. Бруцеллез белән кеше дә авырый. Авыруны китереп чыгаручы чыганаклар булып авыру хайваннар һәм аларның бүлендекләре, продукцияләре тора.

Вирус кешегә авыру малдан сулыш юллары, зарарланган тире аша шулай ук, чирле хайваннан алынган продукция аша да күчәргә мөмкин. Бу авырудан килгән икътисади зыян зур. Бу хуҗалыктагы барлык хайваннар Дагестанда урнашкан махсуслаштырылган ит комбинатында юк ителергә тиеш. Бруцеллез бик куркыныч авырулар төркеменә кермәгәнлектән, хуҗалыкка китерелгән зыянны дәүләт тарафыннан каплау каралмаган. Бу очракта малларны 50/50 ысулы белән иминиятләштерү отышлы булачак.

Бруцеллез авыруына шик туган очракта, шунда ук район ветеринария берләшмәсенә 2-23-77 һәм 2 — 25- 77 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев