Бруцеллез авыруы малдан кешегә дә күчә
Бруцеллез — һава, ризык аша терлектән — терлеккә, терлектән — кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир.
Әлеге авыру турында аңлатма бирүен сорап, без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамовка мөрәҗәгать иттек.
— Бруцеллез-хайваннарда бактерияләр китереп чыгара торган йогышлы авыру. Эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, дуңгыз һәм башка төр хайваннар авыруга бирешә,-ди Рәсим Низамов.
Авыруның үзенчәлекләре
— Бактерияләр түбән температурага чыдам, туңган хәлдә бер елдан артык сакланырга сәләтле.
— Кайнар суда шунда ук үләләр.
— Авыру тиредәге кечкенә генә булган яралар аша да, ашкайнату органнарының һәм сулыш системасының лайлалы тышчалары, ана карынындагы юл аша күчә.
Авыру барлыкка килүнең сәбәпләре
Авыруны китереп чыгаручы бактерияләрнең төп резервуары — чирле авыл хуҗалыгы маллары. Бактерияләр маллар бозаулаганда, бәрәнләгәндә, бозау яисә бәрән салу вакытларында бүленеп чыккан бүлендекләр аша тарала.
Күчү юллары
— авыру хайваннардан алынган сөт һәм сөт продукциясе аша;
— бактерияләр эләккән азык, су, аслыклары аша;
— хайваннарны ясалма орлыкландырганда бруцеллалар белән зарарланган сперма аша.
Авыру буенча имин булган көтүләргә чирне еш кына яңа килеп кушылган хайваннар — ачыкланмаган бруцелл йөртүчеләр һәм бактерияләрне бүлеп чыгаручылар китерә. Бигрәк тә әлеге чир буенча имин булмаган яисә күптән түгел генә савыккан хуҗалыклардан яшь терлекләр алу куркыныч.
Авыруның билгеләре
Хайваннарда бруцеллезның кайбер симптомнары:
— яшь бозауларда — артрит (буыннар шешүе);
— сыерларда — бозау салу (гадәттә йөклелекнең 6-8 аенда була);
— еш кына мастит — иминең ялкынсынуы барлыкка килә, бу вакытта сөт сулы була.
Хроник стадиядә авырубилгесез диярлек үтәргә мөмкин, ләкин хайван инфекция чыганагы булып кала.
Диагностика
Патологияне тышкы билгеләре буенча гына ачыклау мөмкин түгел. Төгәл диагностика өчен лаборатор ысуллар кулланалар: серологик тестлар, бактериологик тикшерү. Бактериологик алым төгәлрәк, әмма вакыт һәм махсус шартлар таләп итә.
Дәвалау
Хайваннарда бруцеллезны нәтиҗәле дәвалау юлы юк.
Көрәшнең төп стратегиясе -инфекцияле малларны изоляцияләү һәм сую, аннары биналарны, инвентарьны һәм җиһазларны дезинфекцияләү.
Моннан тыш, бруцеллез социаль куркыныч тудыра, чөнки авыру хайваннардан кайнатмаган сөт эчү кешедә авыру китереп чыгарырга мөмкин.
Бруцеллезның тискәре нәтиҗәләрен булдырмау өчен, терлекчелек системаларының үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыруны профилактикалау, диагностикалау һәм аңа каршы көрәш үткәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев