Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Безнекеләр - икенче урында!

Район спортчылары командасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестиваленең финал этабына чыкты

 

Газетаның алдагы саннарында без "Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестиваленең зона этабының безнең районда үткәнлеге турында язган идек. Зона этабында Идел аръягы районнары командалары арасында безнекеләр беренче урынны яулаган иде.

Һәм менә үткән атнада составында:  Виталий Юмановны (Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы), Андрей Сердцевны (Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы), Сергей Шавкинны (Уби урта мәктәбе укучысы), Сергей Юмановны (Зур Аксу урта мәктәбе укучысы), Николай Марковны (“Спорт мәктәбе”), Артем  Солдатовны (“Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”), Ринат Сәлаховны (“Спорт мәктәбе”), Валерий Юмановны (Зур Аксу урта мәктәбе) берләштергән район командасы ГТО буенча кышкы фестивальнең республика этабында катнашып, призлы икенче урынны яулады. Спортчыларыбызның икече урынны яулавы аларга фестивальнең финал этабында да катнашу мөмкинлеген тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев