Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бер урында таптануның нәтиҗәсе юк

-Семинарга начар әзерләнгәнсез. Яңа терлекчелек биналары төзеп куярга идегез, дип әйтмим, әмма тирә-юнегезне бераз тәртипли алган булыр идегез, тырышсагыз. Семинарлар сүз боткасы ясау өчен түгел, булган яңалыкны башкалар да күрсен һәм үзләрендә булдырсын өчен уздырыла. Эшегезнең нәтиҗәсе начар түгел, ә яңалык күренми, -дигән тәнкыйть белдерде район башлыгы Александр Шадриков, "Ак...

Ел коры килде. Моннан чыгып мул иттереп терлек азыгы әзерләп булмады. Соңгы гектарларны урып-җыясы бар, уракка да яңгырлар үз төзәтмәсен кертте-күпме тырышлык куеп үстерелгәнне вакытында җыеп алуга комачаулады. Календарьда сентябрь ае-мал-туарны абзарларга кайтарыр чак. Көзен чәчеп калдырасы мәйданнарның күләме дә байтак кына... бер сүз белән әйткәндә, кырыкмаса кырык төрле эш бар әле бу авыл хуҗалыгына караган ширкәтләрдә. Һәм эшнең барышы, нәтиҗәсе күп очракта урыннардагы җитәкчеләрнең хезмәтне оештыра белүеннән тора.

Һәр пунктка басым ясалып, узган чорда нәрсә турында килешенгәнне анализлаган сөйләшү барды семинарда.

-Эшлибез дибез, әйе, тик тормыйбыз. Әмма тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешерлек мөмкинлегебез бар безнең,-диде Александр Шадриков семинарга йомгак ясаганда. - Болар безнең уңдырышлы туфрагыбыз һәм хезмәт сөйгән халкыбыз! Бары тик хезмәтне оештыру, һәм кешегә хезмәтенчә, вакытында түләү кирәк.

Яңа Чокалы авылында исә яңалык күренмәсә дә, эш нәтиҗәләре ярыйсы. Бозауларның үлеме күзәтелми, витаминлы азыклар рационга кертелгән. Сыерларны бозаулату бокслары эшли, таналарны каплату да график нигезендә алып барыла. Иң мөһиме, озак еллар дәвамында бу тармакта хезмәт иткән, үз эшен яхшы белгән кадрлары да бар.

Авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре белән әңгәмә вакытында район башлыгы пай җирләре өчен түләүне сузмыйча, амбарларда запас мул чорда исәп-хисап ясау кирәклекне дә ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы