Балалар рәхәтләнеп уйный, ял итә
Социаль ярдәм бүлеге, балалар китапханәсе, сәнгать мәктәбе, мәктәп хезмәткәрләре балалар өчен уеннар оештыра
Игелекле ишегалды
«Забота» социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Кечкенә тылсымчылар” дип аталган уен, күңел ачу чарасы уздырдылар.
– «Игелекле ишегалды» социаль проекты балаларның буш вакытларын файдалы итеп уздыруда ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә,- ди гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Г. Фәхретдинова.
Социаль ярдәм бүлегенең психологы һәм социаль педагоглары планлы нигездә максатчан төркем балалары белән сенсор уеннар да үткәрә. Сенсор уеннары баланың кәефен күтәрергә ярдәм итә һәм коммуникатив мөмкинлекләрен үстерә.
Дәресләр “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортында урнашкан сенсор бүлмәсендә үтә.
Балалар китапханәсендә
«Игелекле ишегалды» проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Уйна әле!» дип исемләнгән программа әзерләде.
Саф һавада балалар төрле күнегүләр башкардылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Беренче итеп «Спорт» этабы әзерләнгән иде. Әлеге этапта балалар спорт темасы буенча табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Икенче этап «Көнгерәдән ким түгел» дип исемләнде. Бу уен вакытында билгеле бер араны йөгереп узарга кирәк иде. Әлбәттә, балаларга уеннар бик ошады.
Өченче этап – “Смекалка”, “Күңелле Да-Нетки”да һәр команда тизлек, этапны үтү сыйфаты, шулай ук уен вакытында үзара ярдәмләшү өчен дә баллар алды.
Балалар сәнгать мәктәбендә
Көзнең соңгы җылы көннәреннән файдаланып, балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Галина Захарова 1 сыйныф укучылары белән «Көзге серләр» күзәтүен үткәрде. Урамда йөргәндә балалар көзге яфракларның төсләр төрлелеген күзәттеләр, яфракларның рәсемен ясау өчен нинди төсләрне бергә кушарга кирәклеге турында белделәр. Аларны ничек итеп графикада күрсәтергә икәнен билгеләделәр. Һәм дәрестә яфракларны графикада ясап та карадылар.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә
Күптән түгел мәктәп укучылары белән балалар паркына экскурсия оештырылды. “Игелекле ишегалды” социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында балаларны уеннарга актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән кече архитектура формаларын (МАФ) кулланып планлы чаралар уздырылды. Бу парк үсеп килүче яшь буын өчен яраткан ял урыны булачак, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев