Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Авылыбызда яңа ФАП булганга куанам

Мин өлкән яшьтә инде, тиздән 74 яшь тула.

Гомерем буе авылда яшәдем, шул гомер эчендә төрле хезмәтләр башкарырга туры килде. Яшь чакта йөгереп йөрисең бит ул, ә менә өлкәнәя башлагач исә сәламәтлек тә үзен сиздерә башлый, ешрак табибларны «сагынасың»...

Элек елларда авылыбызда фельдшерлык-акушерлык пункты бик иске бинада урнашкан иде, кышын, аеруча салкын көннәрдә, җылы да тормый иде инде анда. Шартлар турында әйтеп тә тормыйм  – суы кермәгән-чыкмаган, чиләкләп коедан кертәләр иде.

Үткән елларда авылга яңа ФАП ясаячаклар дигән хәбәрне ишеткәч авыл халкы да, мин дә бик куандык. Төзеп бетереп, 2020 елда аны файдалануга да тапшыргач, бу безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. Биредә бүлмәләр якты, җылы, бар шартлар да тудырылган. Авылыбыздагы фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Ирина Калмыкова да бик тәҗрибәле, белемле фельдшер, чын шәфкать иясе инде. Кайчан килсәк тә бик җылы каршы ала, кан басымыбызны үлчәп, кирәкле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итә, аңа рәхмәттән башка сүзебез юк.

Безгә менә шундый уңайлы фельдшерлык-акушерлык бинасын булдыруда күп көч куйган район башлыгы Марат Гафаровка, урынбасары Алексей Ярухинга, Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухинга, район үзәк хастаханәсе баш табибы Илмас Шиһабетдиновка олы рәхмәтләремне барлык авыл халкы исеменнән җиткерәм.

Галина Куракина,  Иске Уби авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев