“Автосессия – 2021” район бәйгесе узды
Бәйгедә “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”ның 9 студенты катнашты.
Үткән атнада “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда студентлар - автомобильчеләр арасында “Автосессия - 202 " район бәйгесе үткәрелде.
Бәйге урта махсус уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, югары уку йортлары студентларын һәм урта махсус уку йортлары укучыларын Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Әлеге чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Буа бүлекчәсе, "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" белән берлектә оештырылды.
Бәйгедә "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"ның 9 студенты катнашты .Алар "юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү", "автомобильне фигуралы йөртү" этапларында көч сынашты.
Ике этап нәтиҗәләре буенча Антон Сурков – 1 урын, Анатолий Кочуров – 2 урын, Дәниф Шәрәфетдинов 3 урынга лаек дип табылдылар. Ярышларда җиңүчеләр дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, ә барлык катнашучыларга “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесы тарафыннан бирелгән дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев