Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Автоинспекторлар балалар янында

Балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмәләр узды.

Чара юл хәрәкәте иминлеге һәм районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында оештырылды.

Очрашу барышында автоинспекторлар балаларга юл хәрәкәте тәртибе, җәяүлеләр өчен куркынычсыз урыннар турында сөйләделәр. Машина йөри тоган юлны ничек дөрес кичәргә, нинди юл билгеләре һәм светофорлар җәяүлеләргә юл шартларында ориентлашырга ярдәм иткәнен искә төшерделәр. Балаларның игътибарын яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның кирәклегенә һәм мөһимлегенә юнәлттеләр 

Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика идарәсенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Екатерина Журавлева җәяүле балаларның кагыйдә бозулары еш кына юл-транспорт һәлакәтенә китерүен дә искәртте.

Бу — җәяүлеләр чыгарга тиешле урыннан тыш юл аша чыгу, туктап торган яки хәрәкәт итә торган транспорт чаралары арасыннан чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү һ.б..

Әлеге мавыктыргыч очрашуның чираттагы этабы булып юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү мультфильмнарын күрсәтү булды. Чара азагында балалар юл кагыйдәләре буенча пазллар җыйдылар, башваткычлар чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев