Андриан Артемьев өй алдын матур итеп бизәгән
Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйдылар.
Иске Элмәле авылының Культурная урамында яшәүче Андриан Артемьев, мәсәлән, үз өйләре янында Кар бабай һәм Кар кызы, якынлашып килүче елның символы булган Үгез сыннарын кардан ясап куйган. Шулай ук, йорт каршына урман гүзәле – яшел чыршыны бастырып, аны төрле төсләргә кереп янучы гирляндалар, уенчыклар белән бизәгән. Әлеге гүзәллек йортка гына түгел, бөтен урамга бәйрәм төсмере биреп, тиздән Яңа ел җитәчәген искәртеп, һәркемгә күтәренке кәеф биреп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев