Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Алтын Барс» боз сараенда хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды

Иң яхшы хоккей командасы

Финал уеннарында район хакимияте һәм спорт мәктәбенең, көч структуралары, мәгариф бүлеге һәм Чүпрәле район электр челтәрләре оешмаларыннан берләшкән һәм шәхси эшмәкәрләр командалары көч сынашты. 

Беренче урынны район хакимияте һәм спорт мәктәбенең берләштерелгән командасы алды һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче урынны шәхси эшмәкәрләр командасы яулады, өченче урынга көч структуралары хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм

Чүпрәле район электр челтәрләре хезмәткәрләреннән торган команда лаек булды.

Чемпионатның иң яхшы уенчылары дип Виктор Явкин («Иң яхшы сакчы»), Дәниф Шәрәфетдинов («Иң яхшы һөҗүмче»), Алмаз Низамов («Иң яхшы капкачы») билгеләнде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов призлы урыннарны яулаган командаларны җиңүләре белән котлады һәм районда хоккейны популярлаштырган командаларга, уенчыларга һәм җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Номинацияләр буенча барлык призерлар һәм иң яхшы уенчыларга Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнир хөкемдарлары да чемпионат хөрмәтенә истәлекле бүләкләргә лаек булды. 

Алкалы хоккей буенча федерация филиалы җитәкчесе, «Государев Амбар» җәмгыяте директоры Васил Сәлахов турнирның иганәчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев