Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Александр Шуркин истәлегенә ирекле көрәш буенча турнир узды

Яңа Элмәле урта мәктәбенең спорт залында ирекле көрәш буенча, егетләр һәм кызлар арасында, «Батырлык» ордены кавалеры Александр Шуркин истәлегенә багышланган ачык төбәкара турнир узды.

Әлеге турнирны районда үткәрү инде традициягә әйләнде һәм быел ул 24 нче тапкыр узды.
Чарада район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Александр Шуркинның әнисе Елена Ивановна, Сашаның туган абыйсы Юрий Шуркин, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов катнашты.

Турнирны уздыруда «Амосов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Алексей Амосов һәм эшмәкәр Надир Мөшәрәпов иганәчелек ярдәме күрсәткәннәр.

Ярышларда Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан, Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәреннән, шулай ук, районның Кече Чынлы, Алешкин-Саплык, Матак һәм Яңа Элмәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.

Турнир башланыр алдыннан Алексей Ярухин геройның әнисе Елена Ивановна Шуркинага истәлекле бүләк тапшырды, шундый курку белмәс ул үстергәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Елена Ивановна исә турнирда катнашучыларга, оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Чечня территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Александр Шуркинның якты истәлеге хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.

Турнир вакытында 10 комплект медаль уйнатылды, алар өчен ике яшь төркемендә яшь көрәшчеләр көч сынашты һәм шәхси зачетта иң көчле яшь спортчылар билгеләнде.

Соңыннан исә призлы урыннар яулаган яшь көрәшчеләргә Грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Белешмә

Александр Шуркин Яңа Элмәле авылында туган һәм авылдагы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфларында белем алган. Аннары гаилә Иске Чүпрәле авылына күченә.

Александр Шуркин укуын Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дәвам итә. 1995 елдан алып 1998 елга кадәр Тәтеш совхоз-техникумында укый һәм «техник-механик» белгечлеге буенча кызыл диплом ала. Аннары армиягә китә.

Чечня территориясендә хәрби бурычны үтәгәндә, 1999 елның декабрендә Александр Шуркин һәлак була. Үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев