Административ комиссиягә авыл территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар чакырылды
Елга-ерынты яннары, куаклыклар - чүп ташлау урыны түгел.
Экология турында сүз чыктымы, иң беренче чиратта, нефть һәм газ эшкәртүчеләрне, төрле завод-фабрикаларны гаепләргә тырышабыз. Әлбәттә, эчкән суларыбызга, саф һавага аларның да йогынтысы юк түгел. Ә менә авылларыбызның, урамнарыбызның матурлыгы һәрберебезнең йорт тирә-яннарындагы чисталыктан башлануы турында күпләрнең уйлап караганы да юктыр.
Шушы көннәрдә генә район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләнең каралуы моңа тагын бер дәлил булып тора. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкләде. Бу көнне административ комиссиягә Иске Чокалы, Иске Элмәле, Иске Чүпрәле һәм Яңа Уби авылларыннан авыл территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган, ягъни үз хуҗалыкларындагы чүп-чарны, төзелеш материаллары калдыкларын елга-ерынты, посадка яннарына түгүчеләр чакырылган иде.
Утырыш барышында административ хокук бозулар буенча биш эш каралды. Төзелгән беркетмәләр буенча комиссия әгъзалары һәр эшне җентекләп өйрәнделәр һәм үз карарларын чыгардылар.
–Агымдагы елның 1 январеннан алып июнь ахырына кадәрге чорда район, авыл территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча 25 протокол төзелде. Шуның 20се 1 апрельдан 31 майга кадәр игълан ителгән санитар ике айлык чорына туры килә,-ди район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Ильяс Нәсыйбуллин.
Район, авыллар территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә административ чаралар кулланылуы, минималь штраф суммасының 2000 сумны тәшкил итүе, аны да вакытында түләмәгән очракта берничә мәртәбә артуы турында газета битләрендә әледән-әле язып баруыбызга да карамастан, халык әле дә булса тәртипкә күнәргә ашыкмый. Югыйсә, йорт тирә-яныңны һәрвакыт чистартып торуның, хуҗалыктан калган чүп-чарны куак асларындагы ышык урыннарга, елга-ерынты буйларына ташламыйча, чүп ташлау урынына илтүнең бернинди кыенлыгы да юк.
Төзелеш белән шөгыльләнгән очракта да, сатып алынган кирпеч, такта, агач материалларын өй алдында саклау буенча авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп була. Төзелеш материалларын өй алдында саклау вакытына авыл җирлегеннән рөхсәт кәгазе бирелә.
Еш кына административ комиссиягә чакырылганнар: “Безнең авылда контейнер мәйданчыклары булса да, анда әлегә контейнерлар куелмаган, мин чүпне кая илтергә тиеш”?, “Ә кайда сакларга соң төзелеш материалларын?” яисә “Без әлеге кагыйдәләр турында ишеткәнебез дә юк”, дип акланырга тырышалар. Сүз дә юк, авыл кешесе өчен минималь штраф суммасы да зур акча. Әмма законны белмәү яисә аны үтәргә теләмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев