50 ел иңне иңгә куеп яшиләр Мөдәрисовлар
Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Татар Бизнәсе авылыннан Җәмилә һәм Җәмил Мөдәрисовлар гаиләсе - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Гаилә башлыгы Җәмил абый да, тормыш иптәше Җәмилә апа да Татар Бизнәсе авылында дөньяга киләләр. Җәмил абый авылдагы мәктәптә 8 сыйныфны, 9-10 сыйныфны Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тәмамлый. Балачак хыялы, туган җирне ярату аны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына алып килә. Агроном-орлыкчы белгечлеген үзләштереп, туган авылындагы колхозга агроном буларак эшкә кайта. Аннан читтән торып Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын да уңышлы гына тәмамлый ул. Ул чорда Татар Бизнәсе авылы “Йолдыз” колхозы составында була. Яшь белгеч биредә агроном-орлыкчы, баш агроном хезмәтләрен башкара. 90нчы елларда Татар Бизнәсе авылы “Йолдыз” колхозыннан аерылып чыгып, үзләренә аерым колхоз буларак оеша, “Байрак” исеме астында эшли башлыйлар. Җыелышта Бизнә халкы бертавыштан Җәмил Мөдәрисовны колхоз рәисе итеп сайлый. Колхозны аякка бастыру өчен дә күп көч куя җитәкче, биредә бер-бер артлы терлекчелек биналары һәм башка объектлар сафка баса, терлекчеләрнең эшләрен җиңеләйтү өчен дә күп кенә уңайлыклар тудырыла фермаларда. Авылга иман нуры иңдерүче мәчет төзелешенә дә ярдәм итә җитәкче. Авыл уртасына күпер салдыру өчен дә көн-төн чабып, аның проектын ясатуга ирешә ул, саный китсәң, аның җитәкчелегендә башкарылган эшләр санап бетергесез.
1995 елга Татар Бизнәсе авылын газлаштыру тотынгач та әлеге вазифаны Җәмил Абделхак улына йөклиләр, ул Казанга барып газ эшенә укып кайта. Авылны газлаштыру мәсьәләсе буенча янып йөри башлый, газ торбалары кайтарта, авылдагы өйләргә проектлар ясату буенча күп эшләр башкара. Әлеге вазифадан ул лаеклы ялга чыга, пенсиягә чыкканнан соң да әле берничә ел эшли.
.
Җәмилә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын Буа медицина училищесында дәвам итә һәм шәфкать туташы белгечлеген үзләштереп, район үзәгенә эшкә кайта. Укуын тагын да дәвам итәргә тәкъдим итсәләр дә, Җәмилә апа бүтән укый алмый, чөнки олы яшьтә булган әтисен һәм әнисен тәрбияләргә кирәк була.
Матур, чая, эшкә уңган Җәмилә апаны Җәмил абый беренче тапкыр якыннан Каракитә авылындагы юлда күрә. Җәмил абый инде агроном булып эшли, ә Җәмилә апа Буада укып йөргән вакытлар була. Җәмилә апа Каракитә авылына справка алырга, ә Җәмил абый басуларга ашыга, юлда очраган кызны да машинага утыртып баралар. Шул көннән яшьләр аралаша башлыйлар.
Аларның гаилә кору чоры да уракның нәкъ кызган чагына туры килә. Никах укытып, гаилә булып төркәлгәч тә Җәмил абый яшь хатынын өенә алып кайта һәм басуга комбайннар янына ашыга. Туйны исә зурлап урып-җыюлар тәмамлангач гөрләтәләр алар.
-Матур яшәдек һәм яшибез, зурдан кубып сүзгә килмәдек. Аллага шөкер, - дип искә ала ул көннәрне Җәмилә апа.
Бер-бер артлы уллары Фәрит, Фәнис һәм кызлары Фәнисә дөньяга килә. Бүген инде балаларының һәрберсе гаиләле, инде үзләре дә балалар үстерәләр.
Уллары Фәрит, Фәнис икесе дә әтиләренең һөнәрен сайлап, үз язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйлиләр. Кызлары Фәнисә исә әнисенең хезмәтен дәвам итеп, шәфкать туташы булып эшли. Җәмилә ханым исә гомере буе район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә акушер булып хезмәт куйган, йөзләрчә сабыйга якты дөньяга килергә ярдәм иткән. Җәмилә апа яныннан бүген дә халык өзелми, ул дәвалау сәләтенә ия. Кемнең кулы-аягы каймыга-чыга, кемдер башка авырудан дәва эзләп аның янына килә. Берничә ел авырга уза алмаган хатын-кызлар да аның янына киләләр, дәва алганнан соң, ана булу бәхетен татучылар да шактый икән. Аяк-куллары тумыштан йөреми торганнар да аның янына килеп дәва алып китәләр. Җәмилә апаның дәвалау сәләте турындагы даны Россиянең төрле төбәкләренә кадәр таралган. Хәтта ерак Осетиядән килүчеләр дә бар икән аның янына.
Бүгенге көндә тугыз оныклары бар Мөдәрисовларның.
- Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди бәхетле парлар.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Мөдәрисовларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде, диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев