Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

2025 елда 7626 чүпрәлеле район халкын социаль яклау бүлеге аша социаль ярдәм алган

Чүпрәле районында да халыкны социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Оешманың узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, быелга планнар билгеләү буенча район халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Рәкыйпова белән сөйләштек.

–Лилия Рәфагатовна, район халкын социаль яклау өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырып үтегез әле.

–Райондагы социаль яклау системасы социаль яклау бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль приюты, “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм үзәгенең 18 нче бүлеге тарафыннан тәкъдим ителә.

Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатында районда халыкны социаль яклау чаралары системасы эшләп килә. Шул рәвешле, 2025 елда районда 7626 кеше социаль ярдәм алды. Әлеге максатларга 53 млн. сум акча бүлеп бирелде.

Гомумән, районда яшәүче һәркемне, гаиләне игътибар үзәгенә алырга тырышабыз. Үткән елда Ватанны саклаучылар елы кысаларында  хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. “Гаилә” милли проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү дәвам итте. Шулай ук, “Демография” милли проектын гамәлгә кысаларында районыбызда авыл җирендә яшәүче һәм 25 яшькә кадәр беренче баласы туган 29 хатын-кызга –50 шәр мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласы һәм аннан соң туган һәр бала өчен 7 хатын-кызга 100әр мең сум күләмендә акча түләнде.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре төп игьтибар үзәгендә. Хәрби хезмәткәрләрнең 18 яшькә җитмәгән һәр баласына 20шәр мең сум күләмендә бер мәртәбә акча түләнә. Бер тапкыр биреләр торган мондый түләүләр 171 балага билгеләнде.

Балалары булган гаиләләр төрле социаль ярдәм чараларыннан файдаланалар. Әйтик, өч яшькә кадәрге балаларны табиблар рецептлары буенча махсус сөт ризыклары һәм катнашмалар белән түләүсез тәэмин итү һәм аны оештыру чыгымнарын финанслау юнәлеше буенча 2025 ел дәвамында 28 белешмә бирелде, 28 балага дару сатып алу өчен 10ар мең сум акча түләнде. Гаиләдә яңа туган балага кирәк-яраклар комплектын алу хокукын билгеләү өчен 15 гаиләгә белешмә бирелде. Әлеге түләүләр, ярдәмнәр җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалары булган ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү буенча  281 мөрәҗәгать итүче гаиләгә 1 млн.900 мең сумлык компенсация акчалары түләнде. 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы, балаларының берсе инвалид бала булган яисә ата-аналарының берсе инвалид булган 1 гаиләгә айлык пособие билгеләнде.

2026 елның 1 январена ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 17 ятим балага 1736,5 мең сумлык социаль ярдәм чаралары бирелде.

–Белүебезчә, Татарстанда “Гаилә” милли проекты эшли. Бу юнәлештә районыбызда нинди эшләр алып барыла? 

–“Гаилә” милли проекты кысаларында Рәисебез Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча исәпкә баскан хатын-кызлар өчен социаль ярдәмнең яңа республика чарасы билгеләнде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумны тәшкил итә.

Мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе гражданины һәм аның даими теркәлү урыны Татарстанда булырга, шулай ук, республика территориясендәге мәгариф учреждениесендә көндезге бүлектә укырга тиеш. Шул ук вакытта түләүне 2025 елның 1 январеннан соң йөклелек буенча исәпкә баскан ханымнар гына ала ала. Гаризаны яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә йөклелекнең 12 атнасыннан башлап, әмма бала табу датасыннан да соңга калмыйча бирергә мөмкин.

Республикада “Гаилә” милли проекты кысаларында урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә балаларны укыту чыгымнарын компенсацияләү рәвешендә күпбалалы гаиләләргә ярдәм чарасы гамәлдә. Аның нигезендә күпбалалы гаилә укыту чыгымнарынннан 30 проценты күләмендә компенсация алуга хокуклы. Моның өчен көндезге уку формасында белем алу буенча мәгариф оешмасы белән шартнамә төзелгән булуы мәслихәт. Түләүләр 23 яшькә кадәрге балигъ булган яисә балигъ булмаган ата-аналарның (уллыкка алучыларның) берсенә бирелә.

–Авыру, өлкән яшьтәге тәрбиягә мохтаҗ булган гражданнарга нинди ярдәм күрсәтәсез?

–Бүгенге көндә 237 өлкән яшьтәге райондашыбызга 40 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә.115 социаль хезмәт алучыга озак вакытлы тәрбия бирү системасы кертелгән (I дәрәҗә – 88 кеше, II дәрәҗә – 22 кеше, III дәрәҗә – 5 кеше). Озак вакытлы тәрбия системасы ул– тәрбиягә мохтаҗ гражданнарга ведомствоара хезмәттәшлеккә нигезләнгән социаль, медицина һәм тернәкләндерү хезмәтләрен оештыру һәм күрсәтү системасы.

2025 елда 88 кеше ярдәмгә мохтаҗларны карауның төп алымнарына, кече тернәкләндерү чараларын куллануга өйрәтелде һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар ихтыяҗларына яраклаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләнде. Ел дәвамында “Сиделка” технологиясе буенча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча югалткан 4 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелде.

–Имин булмаган гаиләләр белән эш алымнары ничек куелган?

–Имин булмаган гаиләләр белән эшләүдә консультация, психологик, педагогик, социаль, мораль ярдәм күрсәтелә. Социаль хәвеф-хәтәр төркемендәге барлык гаиләләргә ай саен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе участок белгечләре, район профилактика системасы субъектлары вәкилләре килә. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы, санитария-гигиена шартларын үтәү, ата-аналарны алкогольдән дәваланырга өндәү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, ата-аналарны эшкә урнаштыру, ял итү, яшүсмерләрне дәрестән тыш вакытта эшкә урнаштыру турында әңгәмәләр үткәрелә. 2025 елда шундый 77 ведомствоара рейд оештырылды. Рейдлар барышында 89 гаиләдә булдык, аларда 220 бала тәрбияләнә.

2025 ел дәвамында имин булмаган гаиләләрне ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында яңа өч гаилә ачыкланды һәм ведомствоара исәпкә куелды, аларда 11 бала тәрбияләнә. Шул ук чорда 7 гаилә ведомствоара профилактика исәбеннән төшерелде.

–Социаль контракт хезмәте турында да аңлатма биреп үтсәгез иде.

–Социаль контракт – ул эш урыны, эшкуарлык эшчәнлеген яисә үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып бару, бер сүз белән әйткәндә, авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыгуга юнәлдерелгән чара.

Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме социаль адаптация программасы чараларын исәпкә алып билгеләнә. Мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 200 мең сум, индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 350 мең сум, эшкә урнашу чараларына һәр ай саен 4 мәртәбә 16 430 сум акча бирелә.

2025 елда Чүпрәле районы буенча шундый 48 кеше социаль контракт төзелде. Мондый мөмкинлектән махсус хәрби операциядә катнашучылар да файдалана ала. Ике райондашыбызга үткән ел шул рәвешле шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде.

Социаль контракт программасыннан файдаланырга теләүчеләр, гомумән авыр хәлгә юлыккан райондашларыбыз үзәккә рәхим итсеннәр. Бергәләп чишү юллырын эзләрбез, аңлатырбыз, киңәшләшербез.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев