Эшмәкәрләргә
2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү турында салым органына хәбәр итәргә кирәк.
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара федераль салым службасы инспекциясе 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге керемгә бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы 2021 елның 1 январеннан гамәлдән чыгарыла дип кабат искәртә.
Керемгә бердәм салымны (ЕНВДны) бетерү, Россия Федерациясе субъектына һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, барлык салым түләүчеләргә кагылачак. Шул ук вакытта салым учетыннан керемгә бердәм салым түләүче сыйфатында, төшерү турында гариза бирергә кирәкми, исәптән төшерү автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.
Керемгә бердәм салым бетерелгәннән соң оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә индивидуаль эшмәкәрләр салым салуның патент системасына (ПСН) яки «үз-үзләренә эшләүчеләргә салым» дип аталган һөнәри керемгә салым түләүгә күчәргә хокуклы.
2021 елда салым салуның гадиләш-терелгән системасын (УСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү турында салым органына хәбәр итәргә кирәк.
2021 елның январеннан шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын (ПСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына гариза бирергә кирәк. Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль рәвештә сайламасалар, алар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.
Тулырак мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/envd2020/) танышырга мөмкин.
Үзегезгә туры килә торган салым режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә сайларга да була (https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/).
Бердәм контакт-үзәк телефоны: 8 800-222-22-22.
Нет комментариев