Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышында катнашты

Чүпрәле муниципаль районы Советының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына багышланган алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Республика парламенты җитәкчесенең Чүпрәле районына эш сәфәре Кече Чынлы авылында сөт җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Фәнил Җаббаров хуҗалыгыннан башланды. Актив эшмәкәр "Лизинг-грант" кече бизнеска ярдәм итү республикасы программасында катнашып, күптән түгел генә бу эш белән шөгыльләнә башлаган иде (Ред. Әлеге хакта тулырак газетаның үткән саннарында укый аласыз). Бүгенге көндә ул авылдагы үзенең цехында сөт, сөт өсте һәм эремчек җитештерә һәм кибетләргә сатуга куя. Киләчәккә планнары да зурдан: Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикаларына да продукцияләрен киңәйтеп, сатуга тәкъдим итмәкче була.

Фәрит Мөхәммәтшин цехны карап чыкканнан соң, район җирлеге өчен сөт эшкәртү юнәлешендә зур эш эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Бу бердән, авыл җирлегендә сөтне урнаштыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәчәк, шул рәвешле терлекчелекне арттыруга стимул туачак, ә кибет киштәләрендә халык өчен үзебездә җитештерелгән чын сөт продукциясе булачак, диде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татар Саплык авылында модульле фельдершерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. "Республикада Президент ярдәме белән 30 программа тормышка ашырыла, алар барысы да кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Чүпрәледә әлеге программаларның барысының да үтәлешен күрү куанычлы, чөнки алар барысы да халык уңайлыгы өчен эшләнә. Яңа ФАП бинасының ачылуы да да кешелек сәламәтлеге сагында мөһим роль уйнавын ассызыклады.

-Яңа бинаның ачылуы, авыл халкына авыруларны дәвалау урыны, авылда тагын бер ут чыганагы, авылның яшәеш, киләчәге ул. Татарстанда тормышка ашырылучы программалар да шуларны күздә тотып эшләнгән. Бүген авылдагы тормыш шәһәрдәгедән аерылмый да диярлек, барлык мөмкинлекләр дә бар. Куанып эшләп, яшәргә язсын,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин үткән ел ишекләрен ачкан "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында да булды, анда эшләүче түгәрәкләрне карады, балалар һәм педагоглар белән аралашты.

Парламент җитәкчесенең эш сәфәре район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Фәрит Мөхәммәтшин җирле предприятиеләр җитештергән продукцияләр күргәзмәсен карады һәм утырыш эшендә катнашты.

Үткән елдагы нәтиҗәләрне барлаганда район башлыгы Александр Шадриков республика программаларының уңышлы үтәлүен билгеләп узды, районның социаль икътисадый үсеше күрсәткечләренә, аерым алганда авыл хуҗалыгына, инвестиция кертемнәренә, кече һәм урта бизнесның үсешенә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек өлкәсенә, демографиягә тукталды.

2015 елда районда гомуми капиталь кертем күләме 832,7 млн. сумны тәшкил иткән, шуның 118,9 млн. сумы-җирле бюджттан, 14,9 млн. сумы-иганәчелектән. Район буенча уртача хезмәт хакы 18 мең. 835 сумны тәшкил итә. ФАПлар, белем бирү, мәдәният учреждениеләре төзекләндергән, яңадан төзелгән, юллар, спорт объектлары һ.б. һ.б. барлыкка килгән. Район башлыгы аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. 2015 елда эре мөгезле терлекнең баш санын һәм бер сыердан савылган сөт күләмен арттыруга ирешелгән. Киләчәктә бер сыердан савылачак сөт күләмен 5500 кг җиткерү күздә тотыла.

Шул ук вакытта, Александр Шадриков борчыган проблемаларны һәм киләчәккә планнарны да әйтеп үтте. Бу демографиянең начарлануы, белгечләрнең җитешмәве һ.б.

Утырышта «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, Село-Уби авыл җирлеге ,башлыгы Алексей Ярухин һәм район прокуроры Илдар Маликов 2015 ел эшчәнлегенә анализ ясап, докладлар белән чыктылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын, Татарстанда республика җитәкчеләре, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында муниципалитет эшенә нәтиҗә ясау матур традициягә әйләнүен искәртте. "Чүпрәле районының гомуми үсеш тенденциясе уңай булуын күрүе күңелле, - диде парламент башлыгы. - Бер ел элек куелган барлык бурычлар да үтәлгән диярлек.

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелегенең тотрыклы үсешне тәэмин итү буенча тырышлыгын уңай бәяләп, киләчәктә халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча бурычларны билгеләде.

-Район нәтиҗә бирәчәк юнәлешләрне төгәл билгеләгән. 2016 ел үткәннәрдән җиңелрәк булыр дип көтәргә кирәкми. Бу шартларда авыл хуҗалыгы, кече агробизнесны үстерү юнәлешенә игътибарны арттырырга, кулланучылар кооперациясе системасын көйләргә кирәк. Без дәүләт ягыннан ярдәм итәргә әзер. Район җитәкчелегенең бурычы - бу юнәлештә эшләргә әзер актив кешеләрне эзләп табу,- диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Утырыш соңында Фәрит Мөхәммәтшин, хезмәтләрендә уңышларга ирешкән чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе Чүпрәле муниципаль районы Советы