Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Язның икенче аена аяк бастык

-Авыл хуҗалыгына, терлекчелеккә карата карашыбызны үзгәртми торып, бүгенге базар шартларында эшләү, яшәп калу мөмкин түгел,-дип тәнкыйтьтән башлады Александр Шадриков "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалында үткән семинарны.

Соңгы айда район буенча сөт саву күләме ике тоннага арткан. Җәмгыятьләрдә, агрофирма филиалларында шартлар бер үк төрле булуга карамастан, плүскә эшләүче хуҗалыклар белән беррәттән, бүгенге көндә дә минуска эшләүчеләре дә бар. Район буенча ел башыннан алып бүгенге көнгә 1713 баш бозау алынган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 67 башка артык. Техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләүне төгәлләү буенча да хуҗалыклар арасында аерымлыклар бар. Бүгенге көндә "Цильна"да, КФХ "Низамов"та тракторлар төзекләндерелеп, агрегатлаштырылып, әзерлек сызыгына бастырылган булса, "Шәйморза" хуҗалыгында, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә әлегә эшләр төгәлләнмәгән. Ә кайбер хуҗалыкларда инде язгы кыр эшләрендә катнашачак техникага "Гостехнадзор" тарафыннан дәүләт тикшерүе дә үткәрелгән. Югыйсә, апрель аена аяк бастык инде һәм үткән семинарларда тракторларны 1 апрельгә агрегатлаштырып бетерү бурычы куелган булуга карамастан, әлеге хуҗалыкларда алга китеш юк, бер урында таптану сизелә.

Семинарның икенче өлеше Яңа Чокалы филиалының машина-трактор паркында һәм терлекчелек фермасында дәвам итте. Семинарда катнашучылар игътибарына биредә язгы кыр эшләрендә катнашачак 10 трактор тәкъдим ителде. Аларның һәрберсе агрегатлаштырылган, буялган, дәүләт техник тикшерүе үткән һәм бүгеннән кырга чыгарга әзер.

Фермада да тәртип, маллар чиста, алларына азык мулдан салынган. Сыерлар һәм таналар кардаларга ачык һавага чыгарылган, биредә аларга азык салу өчен утлыклар ясалган. Гомумән, биредә башкаларга үрнәк итеп алырлык алымнар күп иде. Семинар үткәрүнең төп максаты да бит тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшүдән гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы чәчү