Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Волейбол буенча иң яхшы командалар ачыкланды

Чемпионатта волейбол буенча мәктәп ярышларында җиңгән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

 

2-3 февральдә район укучылары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Исегезгә төшерәбез, декабрьдә райондагы гомуми белем бирү учреждениеләренең спорт залларында укучылар арасында волейбол буенча ярышларның мәктәп этабы узган иде. Уеннар егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында аерым узды.

Муниципаль этапта җиңү өчен егетләрдән торган - 9  һәм 10 кызлар командасы көч сынашты.

Уен башланыр алдыннан яшь спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, шулай ук, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов сәламләделәр, командаларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

Яшүсмерләр командалары арасында 1нче урынны - Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, 2нче урынны – Зур Аксу урта мәктәбе командасы, 3нче урынны Иске Чүпрәле күп профильле лицее командасы яулады.

Кызлар командалары арасында 1нче урынны Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, 2нче урынны – Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы, 3нче урынны Шланга урта мәктәбе командасы алды.

Чемпионат вакытында ГТО нормаларын тапшыру буенча мәйданчык та оештырылган иде.

Соңыннан “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Призлы урыннарны яулаган командалар Дипломнар белән бүләкләнде. 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең егетләр һәм кызлар командасы җиңүче кубокларына ия булды. Бу ике команда март аенда узачак турнирның зона этабында район данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев