Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ветераннар В.И. Ленин һәйкәленә венок куйдылар

1870 елның 22 апрелендә Владимир Ленин туган. Нәкъ менә шулай безгә, кечкенә октябрьчеләргә, безнең вожатыйларыбыз сөйләгән иде. Ул еллар һәм Ленин турында, кеше һәм бөтен пролетариат җитәкчесе буларак, якты истәлекләр калды.

Үткән атнада В.И. Ленинның тууына 153 ел тулу уңаеннан, район үзәгендә бөек революционер һәйкәленә венок салу тантанасы узды.

Тантанада Чүпрәле районы ветераннар советы активистлары катнашты.

Белешмә: Ленин турында кызыклы фактлар

Владимир Ильич Ленин (Ульянов) (1870-1924) Россия революционеры, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, эшчеләр партиясенә (большевикларга) нигез салучы, Октябрь революциясен оештыручыларның берсе. Безнең тарихыбыз өчен танылган һәм әһәмиятле шәхес.

Владимир Ульянов мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.

1887 елда Владимир Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Ләкин ул анда бер ел да укымый, чөнки легаль булмаган студентлар түгәрәгендә катнашканы өчен университеттан чыгарыла. Шуннан соң аңа хәтта көндезге бүлектә уку тыелган.

Шул ук 1887 елда Ульяновлар гаиләсендә фаҗига була. Володяның олы абыйсы Александр Александр ІІІкә һөҗүм итү заговорында катнашкан өчен җәзалап үтерелә.

Югарыда күрсәтелгән вакыйгалар аркасында Ленин полиция исемлегенә күзәтү алып барырга кирәк булган ышанычсыз кешеләр исемлегенә кергән.

Беренче тапкыр “Ленин” псевдонимы 1901 елда искә алына. Әмма, кызганычка каршы, псевдонимның килеп чыгышы билгесез.

1918 елгы һөҗүмнән соң юлбашчы каты авырып китте. Аны дәвалау өчен Германиядән иң яхшы белгечләр чакырылган. Әмма аның сәламәтлеге начарлана гына барган. Владимир Ильич Ленин 1924 елның 21 январенда 53 яшендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев