Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Терлекчелектә яңа алымнар өйрәнелә

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли һәм Матак филиалларында чираттагы авыл хуҗалыгы семинары үтте.

Семинарда катнашучылар башлап Мунчәли филиалы товарлыклы-сөтчелек фермасында таналарны бәйләмичә асрау бинасында булдылар, биредәге шартлар белән таныштылар. Мунчәли филиалында бүгенге көндә 150 баш, Матак филиалында исә 144 баш тана асрала. Әйтергә кирәк, биналарда чисталык хөкем сөрә, җылы, малларның аслыкларына мул итеп салам түшәлгән, бинада стена буйларына буйдан-буйга азык салу өчен утлыклар куелган. Таналар көне буе да, төнен дә бәйләмичә, үз иркендә асрала. Бинага электр су эчергеч куелган, анда су 17 градуска кадәр җылы килеш килеп тора.

-Малларны бәйләмичә асрау алымының отышлы булуы үзен бик тиз сиздерде. Беренчедән, кеше хезмәте аз күләмдә файдаланыла, терлекчеләрнең эшләре җиңеләйде, икенчедән, малларның теләккә килүләрен үз вакытында ачыкларга мөмкинлек була, бүгенге көндә биредә таналарның яртысыннан артыгы инде каплатылган. Инде икенче ел өчен эшли башладык дисәм дә ялгыш булмастыр. Аннан соң тирәнгә кермичә генә, өстән санаганда гына да бәйләмичә асрау алымы белән эшләү бер бинадан 600 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә,-ди бу уңайдан агрофирманың генераль директоры Фәрит Мөдәррисов.

Әтнә, Кукмара, Биектау районнарында терлекчелектә күптәннән инде әлеге алым буенча эшлиләр. Сөт җитештерү буенча да әлеге районнар алдынгы урыннарда баралар. Шуңа да семинарда яңалыктан курыкмаска, һәр нәрсәне санап, үз хуҗалыгыңда булдыру ягын карарга кирәк,диелде.

Семинарда, шулай ук, юл ябылганчы, 15 апрельгә кадәр минераль ашламаларны кайтарып бетерү бурычы куелды, атна башыннан орлыкларны агуларга тотыну, язгы чәчүдә катнашачак техниканы төзекләндереп һәм агрегатлаштырып бетерүне төгәлләү кирәклегенә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы терлкучелек