Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Техник паспортлар гамәлдән чыга

Техник паспортлар гамәлдән чыга дигән хәбәр гражданнар арасында ыгы-зыгы китереп чыгарды.

Әлеге уңайдан "ФКП Россреестр" филиалының район бүлеге начальнигы Эльмира Хәнҗәрова 2012 елның 1 апреленә кадәр ТР буенча Кадастр палатасына техник паспортларны кемнәр ташырырга тиешлегенә аңлатма бирә. Әгәр дә сез бина, гараж, йорт, фатир, яисә төзелеп бетмәгән объект хуҗасы; һәм шушы объектка әзер техник паспортыгыз бар икән; әмма сез аңа кадастр палатасында кадастр паспорты алып өлгермәгән булсагыз, кичекмәстән эшне ахырынача җиткереп, үз хокукларыгызны рәсмиләштерергә кирәк булачак. Үз хокукларыгызны рәсмиләштергән очракта, беркая да барырга кирәкми. Тагын шунысына да игътибар бирергә кирәк: якын арада техник инвентарьлаштыру органына яисә кадастр инженерына объектка документ ясау белән мөрәҗәгать итәсез икән, сез инде нәкъ менә техник паспорт түгел, ә техник план ясауларына инанырга тиешсез. Сезгә, шулай ук, техник планның XML-форматта электрон версиясен дә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык