Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Суд приставларының Чүпрәле бүлеге иң яхшы структур бүлекчә дип танылды

Әлеге уңышларга ничек ирешелде, дип оешманың җитәкчесе Рамил Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек.

 

- Рамил Ильмирович, 2022 елда сезнең оешма аша бурычлылардан күпме акча түләттерелгән һәм ул түләүләрнең төре нинди?

- Үткән ел барлыгы 557 млн. сумлык  бурычлар түләттерелде, 12635 башкарма производствосы буенча эш  башкарылды. Бер ел эчендә 243 млн.сумлык  8303 башкарма производство эше төгәлләнде. Шуларның  22сен хезмәт хакы буенча бурычларын түләтү турында башкарма производстволар тәшкил итә. Бүлекчәдә 32 млн. сумлык салымнар һәм җыемнар җыю турында 528 башкарма производство да башкарылган, бер елда 24 млн. сум түләттерелгән.

- Бүгенге көндә дә ата-аналык бурычын, ягъни алимент түләүдән качып йөрүчеләр бармы?

- Алимент буенча бурычларны түләтүгә аерым игътибар бирәбез. Ел дәвамында приставлар 1,6 млн. сумга якын бурычларны түләттерүгә ирештеләр. Баласы булган 26 кеше үз теләге белән алимент түли, 22сенең түләүләре хезмәт хакыннан тотыла. Баласына алимент түләүдән читләшүчеләр районда – 10 кеше. Аларның кайда булуы билгеле түгел, эзләүгә игълан ителде. РФ Административ хокук бозулар кодексының  5.35.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка 12 бурычлы җәлеп ителде. 10 түләмәүчегә карата РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Алимент бурычларын түләтү буенча башкарма производстволар кысаларында банк счетларында булган акчаларга түләтү әйләнеше турында 2243 карар; транспорт чараларына карата теркәлү гамәлләрен тыю турында 33 карар чыгарылган; 69 бурычлы РФ чикләреннән чыгу хокукында чикләнгән.

- Башка бурычлыларга карата нинди чаралар кулланыла?

-  Бурычлыларга карата суд приставлары гамәлдәге законнарда билгеләнгән чараларның киң комплексын куллана:

- бурычны түләү хисабына шәхси милеккә арест салу һәм тартып алу;

- банк счетларына арест салу;

- хезмәт хакыннан акча тоту;

- күчемсез милекне теркәүне тыю;

- Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукын чикләү;

- махсус хокук (транспорт чаралары белән идарә итү хокукы) куллануны чикләү;

- административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

Иң нәтиҗәле чаралар булып милеккә арест салу, Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукын чикләү, махсус хокукны куллануны чикләү тора.

- Әгәр бурычлы кеше күрелгән чараларга карамастан, бурычын түләмәсә, ул очракта аны ни көтә?

- Әгәр бурычлы кеше закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә бурычларын түләми икән, ул чакта аңа башкару җыемы исәпләнә.

Башкару җыемы – ул штраф санкциясе. Ул административ штрафка тиң. Суд карары яки башка вәкаләтле орган карары билгеләнгән срокларда үтәлмәсә, бурычлыга тәэсир итү чарасы буларак, башкару җыемын түләтү турында карар чыгарыла. Законда бу барысы да ачык билгеләнгән. Физик затларга карата бу җыем түләтелергә тиешле сумманың 7 процентын тәшкил итә, әмма бер мең сумнан да ким түгел. Юридик затларга - шул ук 7 процент, әмма ким дигәндә 10 мең сум. Әгәр бәхәс мөлкәти булмаган характерда булса, юридик затка карата җыем суммасы 50 мең сум, физик затка карата 10 мең сум тәшкил итә.

Шуңа күрә суд карарын яки башка вәкаләтле орган карарын билгеләнгән срокларда үтәргә киңәш итәбез.

Чүпрәле районында яшәүчеләргә үз бурычлары турында Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында урнашкан “башкару производстволары мәгълүматлары банкы” махсус сервисы аша белергә мөмкин икәнлеген искәртәбез.

Дәвам итеп

Чүпрәле районы приставлары эшчәнлеге нәтиҗәләре Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы тарафыннан билгеләп үтелде. Ольга Калашникова районның өлкән суд приставы Рамил Кәлимуллинга Бөтенроссия хезмәткәрләр профсоюзының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев