Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Соңгы хаты гына калды...

Әфган комлыкларында батырларча һәлак булган якташыбыз, Шланга авылы егете Наир Нуртдинов 1980 елда авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, 1983 елның җәенә кадәр 90 номерлы һөнәри училищеда укып, "Тракторчы, машина йөртүче" белгечлеге алган.

Совет гаскәрләрен Әфган территориясеннән чыгаруга 13 ел тулу уңаеннан без, бер төркем эзтабарлар Наирның туган авылында булдык, каһарман сугышчының әнисе Кәүсәрия ханым Сәлаховнаны күреп улы турында истә калган хатирәләрне барлавын үтендек.

-1985 елның 23 мартында язган соңгы хаты гына мәңгелек ядъкәр булып саклана. Ерак Көнчыгыштан Әфганга поезд белән килү юлында язган булган. "Безне Әфганның нәкъ үзәгенә-Кабул янына алып барачаклар" дигән иде,-дип яшьле күзләрен сөртә Кәүсәрия апа. 1985 елның 1 апреленнән аның хәрби хезмәте Әфган җирендә дәвам итә. Кабул янындагы бер частьтнең электр станциясендә шофер-моторист хезмәтен үти. 20 апрель кичендә якташыбыз постка караул итеп билгеләнә. Кичке тугызлар тирәсендә Әфган террорчылары әлеге частькә һөҗүм оештыралар. Наир постка якынлашып килүче берничә дошманны автомат уты белән каршылый, әмма әлеге бәрелештә ул үзе дә каты яралана һәм батырларча һәлак була. Хәрби антына тугры калып соңгы сулышына кадәр дошманга каршы көрәшә. Үлгәннән соң Хөкүмәтебез аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләде. Авылдашлары да, яшьтәшләре дә аны бик игелекле һәм үтә дә итагатьле булуы турында сөйлиләр. Карт әбисенә дә армиягә китәр алдыннан: "Әби, мин кайтмыйча зинһар үлә күрмә",-дип хушлашу сүзләрен әйткән.

Реклама

90 номерлы һөнәри училищеда тарих музее эшләп килә. Кәүсәрия апа каһарман улының бердән-бер истәлеге булып калган соңгы хатын безнең музеебызга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев