Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Коры көннәрдән файдаланып

Көннәрнең коры һәм кояшлы торуыннан файдаланып, район хуҗалыклары урып-җыю эшләренә бердәм булып керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 898 гектар мәйдандагы культуралар урылган һәм шуларның 845 гектары суктырылган. Шул исәптән 309 гектарда арыш (һәр гектардан чыккан уртача уңыш 25,1 центнерны тәшкил итә), 160 гектарда кышкы бодай (уртача уңыш 22,1 центнер), 177 гектарда борчак (уртача уңыш 14,5 центнер), 199 гектарда арпа (уртача уңыш 25,5 центнер) культуралары урып суктырылган. Район буенча һәр гектардан чыккан уртача уңыш 22,4 центнерны тәшкил итә.

"Цильна" җәмгыятендә 536 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган да инде. Шул исәптән, 156 гектарда арыш, 35 гектарда бодай, 150 гектарда борчак, 190 гектарда арпа культуралары урып-суктырылган.

"Шәйморза" хуҗалыгында 175 гектар мәйдандагы культуралар урылып, шуның 157 гектарында суктырылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында 100 гектар мәйданда кышкы бодай урып-суктырылган.

"Шәйморза" хуҗалыгына килгәндә,комбайнчы Рифкать Хәсәнов җитәкчелегендәге (ярдәмчесе Алмаз Әбдрәкыйпов) "Дон-1500" комбайны 48 гектарны биләгән басуда арыш суктыра иде. Уңган механизаторлар суктырган ашлыкны "ЗИЛ-130" маркалы автомобиль белән Ингель Җәббаров ындыр табагына ташый. "ГАЗ" машинасы белән Заит Азизов басулардагы комбайннарны ягулык белән тәэмин итеп тора.

-Игенчеләр бөтен көчләрен урып-җыюны сыйфатлы итеп башкарып чыгуга юнәлттеләр. Киләчәктә исә еш кабатланып торучы корылык шартларында иген игәргә өйрәнергә кирәк булачак,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы