Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Клаксон» театры спектакле юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде

Башлангыч сыйныфлар укучылары спектакльнең яшь тамашачылары иде.

 

Җәйге каникуллар алдыннан “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә БДД буенча төрле чаралар үткәрәләр, балаларга юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр. БДД буенча чараларның төп максаты - юл хәрәкәтендә грамоталы катнашучыларның яңа буынын тәрбияләү, киләчәктә алар беркайчан да үзләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаячак һәм башкаларны аларны үтәргә өйрәтәчәк.

Үткән атнада район мәдәният йортында Казанның “Клаксон” театрының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча "Шамил һәм аның дусларының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гадәти булмаган маҗаралары"спектакле узды. Спектакль “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы ЮХИДИ тарафыннан оештырылды.

Спектакль башланыр алдыннан балалар алдында район автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Буа профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова чыгыш ясады. Алар балаларга җәйге каникуллар вакытында юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлегенә басым ясадылар.

Спектакльгә 300дән артык тамашачыны-башлангыч сыйныф укучылары килгән иде. "Клаксон” театрының талантлы яшь актерлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, яшь юл хәрәкәте инспекторлары турында сөйләделәр. Артистлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нәрсә була икәнен күрсәтеп кенә калмадылар, ә аларны балалар бергә кабатладылар да.

- Балалар бик яхшы уйнадылар, гади телдә бик әйбәт итеп сөйләп аңлата алдылар. Рәхмәт. Укучылар бик шат,-диделәр педагоглар “Клаксон” театры күрсәткән спектакль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев