Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Казанда автомобиль йөртү буенча ярыштылар

Бәйгедә безнең район данын Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары яклады.

Үткән атнада Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика бәйгесенең финалы узды.

Анда Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары: команда составында Виктор Фомин, Алмаз Хәйруллов һәм Григорий Борисов катнашты.

Быел бәйгедә 26 команда составында 78 катнашучы килгән иде. Ярышлар шәхси һәм команда зачетында узды.

Реклама

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары командасы 6 нчы урынны алды, ә Виктор Фомин шәхси зачетта 8 нче урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев