Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында яшәүче Сабрия Кәрим кызы Сәлаховага 90 яшь тулды

Күңелең иркен булса...

1939 елда укырга керә. Әмма нибары 4 сыйныфны гына тәмамлый. Әтиләре фронтка китә.  Абыйсы һәм әтисе дә кире әйләнеп кайтмый - сугышта һәлак булалар. Сабриягә өлкәннәр белән бергә колхоз кырында эшләргә туры килә. Кызны өч тапкыр, вербовка буенча, урман кисәргә дә җибәрәләр. Монда ул урман кисүчеләр, утын әзерләүчеләр өчен ризык әзерли. Сабрия апага нинди генә эш тапшырсалар да, ул аны намусы кушканча башкарган. Туганнары юбиляр турында мактау сүзләре генә әйтәләр, ул бик пөхтә, тырыш, игелекле диләр.

Сабрия Кәрим кызы “22нче партсъезд ис.” колхозда төрле елларда чөгендер игүче, терлекче хезмәтләрен башкара, колхоз бакчасында яшелчәләр үстерә, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

Кызганычка каршы, аңа гаилә кору насыйп булмый. “Гомерем буе эшләдем, үзем турында уйламадым”, ди ул.  Бертуган энесе Рифкат гаиләсе үз иткән Сабрия апаны. Аларга хуҗалыкта ярдәм иткән, балаларын тәрбияләшкән. Энесенең балаларын Сабрия апа үз балалары кебек ярата һәм бүген дә алврны кайгыртып яши.

 Юбиляр бүген дә әле үз куллары белән төрле пироглар пешерә, газеталар укый, телевизор карый, аеруча татар телендәге тапшыруларны карарга ярата икән.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул күпсанлы Дипломнар, Мактау грамоталары, социалистик ярышларда җиңүче, “Һөнәре буенча иң яхшысы” медале белән бүләкләнгән.

Олы юбилее уңаеннан Сабрия апаның туганнары, аларның балалары кайткан иде. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитованың котлауларын да хөрмәтле ветеран күңеле нечкәреп кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев