Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәйләүдә сыерларга да рәхәт

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча көненә уртача 66,5 тонна сөт савыла, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 500 тоннага күбрәк.

Агымдагы яз авыл хуҗалыгы өчен уңай килде, көннәр аязытып, җылытып җибәрү белән үк болыннарда яшеллек күтәрелде. Соңгы атналарда яңгырлар явып китү дә файдага булды, яшел масса тагын да үсте. Хәзерге вакытта район җәмгыятьләре һәм агрофирма филиалларындагы маллар җәйге лагерьларда асрала.

Малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлагач, район буенча сөт саву күләме дә сизелерлек артты. "Цильна" хуҗалыгы сыер савучылары алдынгылыкны бирмиләр. Бүгенге көндә биредә көненә уртача 15400 тонна сөт җитештерелә (үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1100 тоннага күбрәк), бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым 28 кг.ны тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында исә көнлек уртача савым 30 тонна 500 кг.ны тәшкил итә (үткән елга караганда 1400 тоннага артыграк), бер сыерга уртача савым 15,5 кг туры килә. "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында көненә 2500 тонна, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 2000 тонна (бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым 18,5 кг) сөт җитештерелә. "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә көнлек уртача савым 9500 тоннаны тәшкил итә, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер тоннага кимрәк, бер сыерга туры килгән уртача савым 7,5 кг. гына.

Реклама

Хәзерге вакытта район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында фермалар, азык утарлары бушап калды. -Көз җитеп маллар җәйге лагерьлардан кабат фермаларга кайтарылганчы, биналарны төзекләндерү, агарту һәм дезинфекцияләү, азык утарларын яңа азык запасы туплауга әзерләү һәр хуҗалыкта башланырга тиеш. Шул ук вакытта ферма һәм азык утарлары территорияләрен санитар нормаларга һәм таләпләргә җавап бирерлек итеп чистарту да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X