Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эшләп уткән гомер...

Авылыбызда язмышларына сугыш җиле кагылган гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләребез шактый.

Шуларның берсе - авылыбызның хөрмәтле кешесе, гомерен колхозда эшләп үткәргән, тормышның ачысын- төчесен нык татыган Миңнаҗия апа Хәйретдинова.
Бөек Җиңү көне хөрмәтле ветеран өчен икеләтә шатлык булып тора. Беренчедән, 9 май бөтен илебез өчен Җиңү көне буларак бәйрәм ителсә, шул ук вакытта Миңнаҗия апаның туган көне дә әле ул. Быел Миңнаҗия апа үзенең олы юбилеен билгеләп үтте.
Без, хөрмәтле ветеранны мәктәп укучылары белән берлектә өенә барып Бөек Җиңү көне, олы юбилее белән тәбрикләдек, аңа сәламәтлек теләдек.
Ачлык- ялангачлык, тормыш иптәшен вакытсыз югалту кебек хәсрәтләр дә аның тормышка карата булган мәхәббәтен киметмәгән. Ул һәрвакыт ачык күңелле, юмарт, ярдәмчел апабыз булып кала бирә. Аңа әби дип әйтәсе дә килми.
Миңнаҗия апабызга киләчәктә дә бәрәкәтле, тыныч, бәхетле картлык теләп калабыз. Калган гомерен исәнлектә, камил акылында,тулы иманлы булып үткәрергә язсын. Без тирә- күршеләре, туган-тумачалары аны бик яратабыз. Эшләп үткәргән гомеренең һәр мизгеленнән рәхәтлек тоеп яшәсен иде!
Дилүзә Вильданова, Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев