Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хуҗалыклар яшел азык әзерләүгә керешүгә әзер

комиссия район хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү техникасының торышын тикшерде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район агроидарә башлыгы Тәлгать Хәлитов, агроидарә белгечләре, Чүпрәле районында Баш дәүләт инженер - инспекторы Илдар Шәйхатдаров һәм “Россельхозцентр”ның Чүпрәле филиалы җитәкчесе Исламетдин Низамовны берләштергән комиссия район хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү техникасының торышын тикшерде.

Азык әзерләү техникасын тикшерү “Агро Вест” җәмгыятенең машина-трактор паркында башланды. Аннары комиссия үз эшен “Цильна” җәмгыятендә дәвам итте.

“Цильна” җәмгыяте директоры Борис Гафуров билгеләп үткәнчә, терлекчелек табыш бирсен өчен сыйфатлы азык әзерләргә кирәк. Җәмгыять җитәкчесе әйтүенчә, “Цильна” хуҗалыгында маллар өчен кышкы чорга ким дигәндә 20 мең тонна силос, 20 мең тонна сенаж һәм 1,5 мең тонна печән әзерләргә кирәк.

Комиссия тарафыннан азык әзерләү техникасы: үзйөрешле азык җыю машиналары, чапкычлар, тырмалар, печән әйләндергечләр, пресс-төягечләр, төяү һәм күчереп йөртү машиналары тикшерелде.

Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә, азык әзерләү техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук азык җыю комбайннарының әзерлегенә һәм аларның механизаторлар белән тәэмин ителүе дә күз уңында булды.

Комиссия әгъзалары “Цильна”, “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятьләре механизаторларының эшенә югары бәя бирделәр. Техника монда төзек, механизаторлар маллар өчен кирәкле азык запасын үзвакытында югалтуларсыз әзерләргә кирәклеген яхшы аңлыйлар. Шулай ук, “Агро Вест” җәмгыяте, Амосов һәм Лысов крестьян-фермер хуҗалыкларының азык хәстәрләү техникасының әзерлеге дә уңай бәяләнде.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, район хуҗалыкларында азык чыгару техникасы терлек азыгы әзерләү эшләренә тулысынча әзер һәм беренче мөмкинлек булганда азык әзерләүгә керешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев