Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хоккей буенча районара турнир узды

Турнирда дүрт команда көч сынашты.

Үткән атнада районының "Алтын Барс" боз аренасында 2008-2009 елда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча районара турнир узды.

Хоккей буенча район турнирында җиңүче исеме өчен дүрт команда көч сынашты: болар - Городище урта һәм район спорт мәктәбе (Иске Чүпрәле) спортчылары, республиканың Тәтеш районы һәм Чуваш Республикасының Яльчики-Яманчурино командалары.

Турнирны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов спортчыларны һәм җанатарларны җылы сәламләде. Ул барлык яшь спортчыларга матур уеннар һәм, әлбәттә, җиңел җиңүләр теләде.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.

Хоккей ярышларында җиңүче исеме өчен беренче булып бозга Иске Чүпрәле һәм Тәтеш командалары чыкты. Икенче булып Яльчики-Яманчурино һәм Городище командалары уйнады. Турнир вакытында барлык командалар да бер-берсе белән түгәрәк системасы буенча уйнап чыктылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Яльчики-Яманчуриноның яшь хоккейчылары беренче урынны алды, икенче урынны Иске Чүпрәле командасы яулады, өченче урында - Тәтеш районы командасы һәм дүртенче урында Городище командасы булды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов призлы урыннар яулаган командаларны Дипломнар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр, турнир кубоклары белән бүләкләде.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Артем Артемьев “Иң яхшы капкачы” булып танылды, Илнар Шәрәфетдинов – “Иң яхшы сакчы”, Станислав Васильев – “Иң яхшы һөҗүмче”. Иң яхшы уенчыларга да Дипломнар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Иң яшь уенчылар Рәсүл Хәлилов, Гадел Хафизов һәм Рәсим Сатдинов, шулай ук, тамашачылар симпатиясе призларына лаек булган Арина Сергеева (командада бердәнбер кыз!), Даниил Петров, судья Илдус Мөшәрапов та бүләкләргә лаек булдылар.

4 февральдә чираттагы хоккей турниры Илдар Хәлиуллов истәлегенә узачак. Башлана 10.00 сәг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев