Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкән яшьтәгеләр компьютер буенча белемнәрен тикшерделәр

10 өлкән яшьтәге чүпрәлеле призлы урыннар өчен көч сынашты.

 

Үткән атнада 1 санлы Иске Чүпрәле  урта мәктәбе базасында өлкән яшьтәге гражданнар арасында компьютер буенча “Өченче яшь” Республика IT – олимпиадасының муниципаль этабы узды. Чарада өлкән яшьтәге 10 чүпрәлеле катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пенсионерлар арасында компьютерны белү буенча белемнәрен тикшерү олимпиадасы ел саен үткәрелә һәм муниципаль этапта җиңүчеләр республика этабында безнең район данын яклаячак.

Әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнарның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белем дәрәҗәсен күтәрүгә, компьютерда эшли белү күнекмәләрен үстерүгә һәм мәгълүмати технологияләрне көндәлек тормышка кертү процессларына этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.

Быел безнең Чүпрәле пенсионерлары укытучылары Фирдәүсә Яфизова җитәкчелегендә компьютер буенча белем алдылар. Курслар вакытында пенсионерларыбыз компьютерда текстлар язарга, электрон почта, скайп һәм социаль челтәрләр белән эшләргә, ТКХ өчен түләргә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Ә менә компьютер ярышлары буенча “Өченче яшь” IT – олимпиадасы алар өчен имтихан кебек булды.

Ярышларда катнашучыларны Чүпрәле районында Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова җылы сәламләделәр. Алар олимпиадада катнашучыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.

Олимпиада вакытында катнашучылар компьютерда, смартфонда эшләү буенча төрле биремнәр үтәделәр. Алар билгеле бер вакыт эчендә тест биремнәренә җавап бирергә, биремнәрнең гамәли өлешен үтәргә тиеш иделәр. Бу биремнәр төрле катлаулылыкта иде. Безнең район пенсионерлары компьютер буенча барлык сынауларны да җиңеп чыгып, олимпиаданың барлык биремнәрен дә төгәл үтәп чыга алдылар.

Соңыннан исә эшләргә нәтиҗә ясалды. Иң күп балл җыеп, 1 урынны Әсәдулла Аббазов яулады, 2 урынны - Равия Вәлиева, 3 урынны Рушания Камалетдинова алды. 1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучыларга җиңүче Дипломнары тапшырылды. “Смартфонда эшләү” номинациясендә Геннадий Карсаков, ә “Яндекс эзләү системасында эшләү” номинациясендә Гөлсинә Хәлимова җиңүче дип табылдылар. Аларга да Грамоталар тапшырылды. Чарада катнашучыларның калганнары да игътибарсыз калмады, “Өченче яшь” IT – Олимпиадасында катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Призлы урыннар яулаган катнашучыларга 2023 елның апрель ахырында Казан шәһәрендә узачак республика олимпиадасының икенче этабында район данын якларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев