Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл хәрәкәте инспекторлары киңәшләште

Киңәшмә “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы башлану һәм ЮИДның 50 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясау кысаларында узды.

 

“Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты базасында ЮИД отрядлары җитәкчеләре һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча җаваплы педагоглар белән киңәшмә узды. Чарада район Башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы Елена Ахмукова, Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов, районның автоинспекторлары катнашты.

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү эшендә төп юнәлешләрнең берсе - педагогик коллектив белән эшләү. Ул белем бирү процессының бөтен системасын эшләтеп җибәрүнең төп механизмына һәм балалар арасында юлларда дөрес тәртипнең массакүләм культурасын формалаштыруга әверелә.

Елена Ахмукова язгы каникуллар вакытында профилактика мәсьәләләренә кагылды, республикада балалар катнашында ике ай эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләре саннары белән таныштырды. Ул, шулай ук, балалар белән куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик эшне дәвам итәргә, бигрәк  яктылыкны кире кайтаручы элементларга игътибар итәргә кирәклеген искәртте.

Лилия Вахитова исә район автоинспекторлары катнашында ата-аналар җыелышларын үткәрергә кирәклегенә басым ясады. Ул, шулай ук, апрельнең икенче яртысында уздырылачак “Имин тәгәрмәч” муниципаль этабына әзерлек һәм ЮИД отрядлары, аларның җитәкчеләре бәйгесенең муниципаль этабында катнашу кебек мәсьәләләргә тукталды, электр скутерларын һәм башка шундый ук транспорт чараларын куллану буенча кертелгән яңалыклар турында сөйләде. Киңәшмә барышында катнашучыларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча социаль роликлар күрсәтелде.

Чара ахырында үз эшләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ЮИД җитәкчеләре: Регина Измайлова (1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Александр Шингарев (Матак), Александр Никифоров (Хорновар-Шигали), Николай Кузьмин (Түбән Чәке), Елена Сердцева (Уби), «Картинг» түгәрәге җитәкчесе Фәрит Моратов, район Башкарма комитетының җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгече Александр Кочуров, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”ның Буа бүлекчәсеннән Рәхмәт хатлары  һәм Грамотасы белән бүләкләнделәр. Район Башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы Елена Ахмуковага, Шланга мәктәбе педагогы, ЮИД ветераны Альберт Миңнебаевка “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директорының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сан

16 яшькә кадәрге балалар катнашында республикада үткән ел 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 3 бала үлгән һәм 49 яраланган.

Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан артыгы пассажир балалар катнашында булган - агымдагы елда 27 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 30ы яраланган. Балаларның саксызлыгы аркасында барлыгы 4 һәлакәт теркәлгән. Җәяүлеләр үтү урыннарында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 15 бала яраланган.

Көннең караңгы вакытында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала яраланган, һәлак булучылар теркәлмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев