Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы эшләрнең иртәрәк башлану ихтималы зур

Быел яз алдагысыннан иртәрәк килә.

Кардан ачык кырлар күп. Аерым хуҗалыклар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр инде. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Талгать Халитов белдерде.

Тракторлар ремонтлана

2023 елгы чәчү кампаниясендә 287 трактор, 20 югары җитештерүчән чәчү комплексларын җәлеп итү планлаштырыла. Хуҗалыклар узган ел 19 трактор, 45 берәмлек прицеп техникасына баедылар. 2023 ел башыннан 3 берәмлек трактор сатып алынган. Тракторлар һәм чәчү комплекслары 1 апрельгә кадәр төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Март ахырында машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия кабул итәчәк.

Бүгенге көндә район буенча 186 тракторның 173е ремонтланган, 84,3 млн.сумлык запас частьләр кайтарылган. Үзебезнең илдә җитештерелгән чәчкечләр-культиваторлар тулысынча ремонтланган. Чәчү комплекслары буенча кайбер участокларда техниканы төзекләндерүне төгәлләү таләп ителә.

Бүгенге көндә мастерскойларда 13 трактор ремонт көтә.

Минераль ашламалар кайтарыла

Барлыгы 14604 тонна минераль ашлама кайтарылган, бу 1 гектар мәйданга  97,5 кг тәэсир итүчән матдә (д.в.) дигән сүз. “Чүпрәле Рассвет-Агро” хуҗалыгының 161 кг.д. в, “Цильна” җәмгыятендә 115,7 кг. д. в, “Махмүтов И. Ф” КФХның 92,4 кг. д. в, “Гафуров Д. А” КФХның 91,8 кг. д. в, калган КФХларның 26,7 кг. д. в. бар.

Уҗым культураларының торышы

Һава температурасының чагыштырмача җылы булуы аркасында карның ныклап эрүе күзәтелә. Көзге культуралар участокларында кар белән каплану 30-40% тәшкил итә, ә көньяк территориядә урнашкан кырларда -10% тан артмый.

Район буенча көзге культураларның барлык мәйданы - 12 403 га. Шул исәптән көзге бодай-11 623 га, көзге арыш 627 га һәм көзге рапс - 153 га. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, көзге культураларның торышы түбәндәгечә: яхшы - 10 045 га, канәгатьләнерлек -  2358 га. Һәлак булган мәйдан- 45 %, ягъни, табигый кимү чикләрендә.

Кар капламы булган чәчүлекләрдә калынлыгы 1,5 см калынлыкта булган боз кабыгы барлыкка килүе күзәтелә. Бу куркыныч күренеш көзге культураларга зыян китерергә мөмкин. Туңу тирәнлеге - 45 см.

Шәкәрлелек күләме 19-21%, бу яхшы дип билгеләнә, әмма температура режимы арту сәбәпле, үсемлекләрнең сулыш алу процессы көчәя һәм бу күрсәткеч көн саен 0,5-1,0 процентка кими.

Талгат Халитов искәрткәнчә, боларның барысын исәпкә алып, ашыгыч рәвештә көзге культураларны тукландыруга әзерләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев