Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь инспекторлар фестивале узды

“Талантлар планетасы” балалар иҗат йортында район мәктәп укучылары арасында яшь инспекторлар отрядлары фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда 18 команда катнашты.

  Чара яшь инспекторлар отрядлары оештырылуның 50 еллыгын бәйрәм итү һәм ЮИД хәрәкәтен популярлаштыру кысаларында үтте.

Фестивальдә катнашучыларны Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов сәламләделәр.

 Чара башланыр алдыннан Лилия Илдаровна укучыларга ЮИД отрядларының барлыкка килү тарихы һәм бу хәрәкәтнең роле турында сөйләде.

Конкурс программасы ике этаптан торды: командалар үзләрен тәкъдим иттеләр һәм иҗади номер күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр буенча Яңа Уби мәктәбенең юидчылар командасы 1нче урынны, Городище мәктәбе командасы 2нче урынны, 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе командасы 3 урынны яулады. 1, 2, 3 урыннарны яулаган өч команда да 1, 2, 3 дәрәҗә Дипломнагар, медальләргә, кубокларга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Шулай ук, Хорновар-Шигали, Түбән Чәке һәм Иске Чокалы мәктәпләре командалары “Иҗадилык өчен” номинациясе Дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев