Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда республика конкурсының муниципаль этабы узды

Машина йөртүдә ярыштылар

 “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә техникумның машина йөртү буенча белем алучы 10 студент көч сынашты.

Сергей Байгушев, Петр Никифоров, Александр Кудряшов, Иван Себиков, Анастасия Павлова, Рәсим Хәмидуллин, Дмитрий Селянов, Григорий Борисов, Алмаз Хәйруллов, Виктор Фомин иң башлап автомобильне фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Аннары аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәре сыналды. Бәйгенең әлеге төрен студентлар компьютер каршында утырып, машина йөртү таныклыгы алу өчен экзамен бирү тибында үтәделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык катнашучылар да сынауларны уза алдылар.

Ике номинация буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Виктор Фомин -1, Алмаз Хәйруллов -2, Григорий Борисов 3 урынны яулады. Егетләр Казанда узачак бәйгенең республика этабында да көч сынашачаклар.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм район ЮХИДИ хезмәткәре Илнар Сөләйманов призлы урыннар яулаган конкурсантларга җиңүче Дипломнары, медальләр, кубоклар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев