Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Эчке эшләр бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

2022 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча бүлек өченче категориядәге 19 бүлек арасында 2 нче урынны алды.

Башкарма комитетның утырышлар залында Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Артем Абрамов һәм бүлекнең шәхси составы катнашты.

Утырышны ачып, Артем Абрамов бүлек эшчәнлегенең 2022 ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады һәм агымдагы 2023 елга бурычлар билгеләде.

Артем Анатольевич үз докладында билгеләп үткәнчә, 2022 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр органнары эшчәнлеген комплекслы бәяләүгә ярашлы рәвештә, бүлек өченче категориядәге 19 бүлек арасында 2 нче урынны алган (үткән елда 10 нчы урын иде).

2022 елның 12 аенда район буенча 127 җинаять теркәлгән,бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6 җинаятькә азрак. 109 җинаять тикшерелгән, 17се туктатылган. Җинаятьләрнең гомуми ачылуы 86,5 процентны тәшкил итә. Күпчелек җинаятьләр, шул исәптән шәхескә каршы кылынган җинаятьләр, 100 процентка ачылган. Узган ел белән чагыштырганда, милеккә каршы кылынган җинаятьләр 21,5 процентка арткан. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең ачылуы  7,7 процентка кимегән һәм 76,9 процент тәшкил иткән. Ике күрсәткеч тә: авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең гомуми ачылуы үз категориясе буенча да, республика буенча да иң яхшысы булып тора.

Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция начальнигы Ранис Латыйпов чыгышы тыңланды.

Район прокуроры Илдар Маликов тикшерү һәм сорау алу, юл-патруль хезмәте бүлегенең начар эшләмәвен билгеләп үтте. Ул шулай ук район прокуратурасы һәм эчке эшләр министрлыгының үзара хезмәттәшлеге тиешле дәрәҗәдә дип ассызыклады һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә чакырды һәм прокуратура исеменнән бергәләп эшләгән өчен ЭЭМның Чүпрәле районы бүлегенә рәхмәт белдерде.

ТР Чүпрәле район суды буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Зөлфия Яфизова үз чыгышында намуслы һәм белемле хезмәтләре өчен эчке эшләр бүлегенең шәхси составына рәхмәт белдерде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов үз чыгышында һәр бүлекнең эшенә аерым тукталды, җинаять эшләрен ачу эшен көчәйтергә чакырды, башкарылган эшләр турындагы эшләрне оста күзаллауга, участок полицияләре һәм ЮХИДИ хезмәттәшлеге буенча эшне көчәйтергә чакырды. Ул шулай ук шәхси составны махсус шартларга әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды.

Район башлыгы Марат Гафаров Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге эшеннән канәгать булуын белдерде һәм барлык хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре, оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы, шулай ук, 2023 елның да гади булмаячагына, айти-мошенниклар, икътисади җинаятьләр буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Марат Ринатович гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калырга тиеш түгеллеген дә ассызыклады.

Соңыннан район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов хезмәткәрләргә Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Озак еллар намуслы хезмәте, Чүпрәле муниципаль районының суд системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Зөлфия Яфизова; Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәт иткәне һәм 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен полиция капитаны, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные Ленар Айзатуллин; полиция лейтенанты, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең полиция участок уполномоченные Гомәр Җәлалетдинов; полиция өлкән лейтенанты, бүлекнең сорау алу төркеме башлыгы Илнар Мәхмүтов район башлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр; полиция өлкән лейтенанты, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең полиция участок уполномоченные  Ильвир Мердеев район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев